Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киттек чаңгы шуарга!

Спортка битараф булмаган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәркем өчен Азнакайда иртәдән кичкә кадәр чаңгы базасы эшли. Базада 200 дән артык чаңгы бар. Алар 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр прокатка бирелә. Шәһәрлеләрнең күпсанлы сораулары буенча чаңгы трассалары яктыртылган. Хәзер 1, 2, 3 һәм 10 км озынлыктагы чаңгы трассаларында кичен дә...

Спортка битараф булмаган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәркем өчен Азнакайда иртәдән кичкә кадәр чаңгы базасы эшли.

Базада 200 дән артык чаңгы бар. Алар 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр прокатка бирелә. Шәһәрлеләрнең күпсанлы сораулары буенча чаңгы трассалары яктыртылган. Хәзер 1, 2, 3 һәм 10 км озынлыктагы чаңгы трассаларында кичен дә шуарга мөмкин. Ә нәни спорт сөючеләргә чана шуарга тау бар. Анда әле рәхәтләнеп чана шуучы өлкән «сабыйларны» да очратырга мөмкин.

Шимбә һәм якшәмбедә 17.00дән 22.00 сәгатькә кадәр «Алтын алка» боз сараенда халык өчен күмәк чаңгы шуулар оештырыла. Шәһәрлеләр арзан гына бәядән прокатка тимераяк алып, гаиләсе белән күңелле итеп ял итә ала. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев