Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Хатын-кыз үзен яратырга тиеш!» - ФОТО

Үзеңне яратырга кирәк. Бүген кемнең генә әлеге фикерне ишеткәне юк икән?!

Нәрсә соң ул үз-үзеңне ярату? Матур күлмәгеңне киеп көзге каршында бөтерелүме бу, әллә инде күкрәк киереп, “Мин – иң матуры”, – дип йөрүме яки, әкияттәгечә “Әйтче, көзгем?” – дип утырумы?

Юк шул, үзеңне яратуның асылында үзеңне ничек бар, шулай кабул итү ята икән.

– Тормышта күп әйбер үзебезне ярату-яратмаудан тора. Без үзебезне кабул итә белмибез. Һаман үзебездән кимчелекләр эзлибез. Иң күңелне кырганы, без хәтта үзебезнең адреска әйтелгән комплиментларны да кабул итә алмыйбыз. Кемдер: “Бүген син шундый килешле күлмәк кигәнсең!” – диюгә, тизрәк: “Кая инде, шкафта ун ел эленеп торган бит ул”, – дип җавап бирергә ашыгабыз. Ә “Син бүген шундый гүзәл!” дисәләр, “Син нәрсә, чәчем юылмаган да, таралмаган да, кеше көлдермә”, – дип акланырга тотынабыз. Ни өчен киресен исбатларга кирәк соң? Иң начар тәнкыйтьче ул үзебезгә үзебез Бәхетле булырга оялмагыз! – диде редакциябезгә кунакка килгәч психолог Мария Шәкүрова.

Дөнья булгач, кайчакта “пүчтәк” кенә проблема кәефебезне кыра. Әнә шул вакытта күңелеңне кемгә булса да ачсаң, барыбер рәхәт булып китә. Җылы сүз җан азыгы, дип юкка әйтми торганнардыр.

Редакиябезгә хатын-кызлар советы бик матур эшли. Аның чираттагы утырышына килгән Мария Шәкүрова белән дә сөйләшеп сүзләр бетмәде. Гаилә, ата белән бала мөнәсәбәтләре, эчке кичерешләр конфликты... – бер сүз белән әйткәндә хатын-кызны борчыган бер генә сорау да бу көнне җавапсыз калмады.

– Нәрсә генә әйтсәк тә, безнең тормышыбыз – кайчандыр күңелебездә туган теләкләр һәм хыяллар нәтиҗәсе. Шуңа теләк теләгәндә дә аны дөрес итеп формалаштырырга, үз алдыбызга нинди дә булса максат куйганда, аны дөрес итеп билгеләргә, ирешкән уңышларыбызга сөенә белергә кирәк, – ди ул.

Әйтүе генә җиңе-ел, дияр кайберәүләр. Әмма Мариянең “Син үзеңне мөһим кеше итеп санасаң гына сине җәмгыять шәхес итеп кабул итәчәк” дигән сүзләре хак. Шуңа үзебезне яратыйк, кызлааар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев