Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайтаваз: Әнигә тормыш җиңел бирелмәде

«Маяк» газетасында Халидә Галимованың «Бәхет телим сиңа, авылкаем!» дигән язмасын укыдым да, кулыма каләм алырга булдым. Анда Мәнәвез авылы кешеләре турында язылган. Әниебез - заманында клуб мөдире булып эшләгән Тәгъзимә дә искә алынган. «Тәгъзимә ападан ялына-ялына клуб ачкычын алабыз» дигән сүзләр күңелдә төер калдырды. Әниебез Тәгъзимә Галиеваның ата-бабалары авылга нигез...

«Маяк» газетасында Халидә Галимованың «Бәхет телим сиңа, авылкаем!» дигән язмасын укыдым да, кулыма каләм алырга булдым. Анда Мәнәвез авылы кешеләре турында язылган. Әниебез - заманында клуб мөдире булып эшләгән Тәгъзимә дә искә алынган. «Тәгъзимә ападан ялына-ялына клуб ачкычын алабыз» дигән сүзләр күңелдә төер калдырды.

Әниебез Тәгъзимә Галиеваның ата-бабалары авылга нигез салучыларның берсе булган. Ул үзе дә Мәнәвездә туып үскән, сугыш чорында Мәскәү янында окоплар казыган, аннан «Марат» колхозында дуңгызчылык фермасында эшләде. Мәдәният училищесын тәмамлаган дипломы бар иде, соңыннан ул авыл мәдәният йортына эшкә керде. Бәйрәм саен бик матур кичәләр, концертлар оештыра иде.

Мәдәният йорты район күләмендә гел алдынгы урында барды. Әниебезнең исеме Мактау тактасыннан төшмәде. Ул чакта авылда газ юк, әни клуб миченә ягар өчен көне буе утын ярыр иде. Клубның бер генә көн дә ябык торганы булмады. Әйе, яшьләр төн уртасына кадәр биергә дип ялына-ялына ачыкычын алып калалар иде, бәлки автор шуны күздә тоткандыр.

Әтиебез Шәех Сәлимов та Берлинга кадәр барып җиткән ветеран иде. Гомере генә озын булмады. Әниебез бик яшьли 3 бала белән тол калды. Кече энебезгә - 2, абыйга - 10, миңа 8 яшь иде. Безне укытып, кеше арасында ким-хур итми, олы тормыш юлына чыгарды.

Әниләр чорына авыр еллар туры килде. Әмма алар зарланмыйча, җилкәләренә салынган тормыш йөген намус белән тарттылар, ил-көн алдында йөзләре ак булды. Бүген дә аны авылдашлары бары яхшы яктан гына телгә алалар.

Рима Сәлимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайтаваз: Әнигә тормыш җиңел бирелмәде