Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөмбә белән сак булыгыз!

Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне дә бик белеп кенә җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк шул. «Урман ите»ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөм­бәдә балыктагыдан аз гына калыша. Төрле урманнарда төрле гөмбә үсә. Моны аларның исемнәре дә әйтеп тора. Гөмбәне җыю зур осталык, тәҗрибә,...

Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне дә бик белеп кенә җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк шул.
«Урман ите»ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөм­бәдә балыктагыдан аз гына калыша. Төрле урманнарда төрле гөмбә үсә. Моны аларның исемнәре дә әйтеп тора. Гөмбәне җыю зур осталык, тәҗрибә, ти­рәнтен белем сорый.
Шуны истә тотыгыз - күп очракта бик агулы томсык гөмбә (поганка) шампиньон яисә ал гөмбә (сыроежка) белән бутап ашала. Шампиньонның эшләпә асты - ал төстә, ә сабагында бүлбе юк.
Аз гына агулану билгеләре сизелү белән һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Агуланган кешегә сода яисә марганцовка эретелгән 1,5-2 л суны эчертеп, мәҗбүри костыралар. Хәленә карап салкын, аз гына тоз өстәлгән су, салкын кофе, чәй, сөт эчертәләр. Авыруны табиб килгәнче яткырып, корсак, аяк өлешенә җылы куярга кирәк.
Гөмбә җыйганда, эшкәрткән­дә, саклаганда сак булыгыз. Чебен гөмбәсе (мухомор), җыерчыклы гөмбә (сморчки), томсык гөмбәне (бледная поганка) ашарга яраклы гөмбәләрдән аерырга өйрәнегез.
Аз гына шикләндергән гөмбәне ташларга кирәк, һич кенә дә ашап карарга ярамый. Аның эшләпәсен генә түгел, ә сабы белән җыярга киңәш ителә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була). Эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге эл­пәсен куптарып алырга. Зарарлы һәм агулы матдәләр нәкъ шунда туплана. Артык зур, бозык, черек, кортлыларын алмагыз. Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк.
Р.Хәсәншина, Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөмбә белән сак булыгыз!