Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гайбәткә чыккан: Азнакай поликлиникасы эшли һәм эшлиячәк

Соңгы вакытта халык арасында үзәк поликлиниканы ябалар, ул башка җиргә күчерелә, бинасын инде сатканнар да икән, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Бу сүзләргә ачыклык кертеп, бер уңайдан медицина өлкәсендәге халыкны борчыган актуаль мәсьәләләрне дә күтәреп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов һәм районның өлкән буын...

Соңгы вакытта халык арасында үзәк поликлиниканы ябалар, ул башка җиргә күчерелә, бинасын инде сатканнар да икән, дигән имеш-мимешләр йөри башлады.
Бу сүзләргә ачыклык кертеп, бер уңайдан медицина өлкәсендәге халыкны борчыган актуаль мәсьәләләрне дә күтәреп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов һәм районның өлкән буын вәкилләре гозерләрен ирештергән ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов катнашында "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү узды.
Анда массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларының сорауларына да җаваплар бирелде.
-Поликлиниканың ябылуы турындагы сүз таралуга бернинди нигез юк. - диде үзәк сырхауханә баш табибы Илдар Шиһапов. -Сәламәтлек саклау министрлыгы да, республика һәм район җитәкчелеге дә поликлиника-амбулатория хезмәтен, киресенчә, тагын да көчәйтү, кадрлар, белгечләр белән тиешенчә тәэмин итү ягында. Аларга профилактик эшчәнлекне киң җәелдерү буенча яңа бурычлар куела, ни дисәң дә, чирне дәвалауга караганда, аны булдырмый калу күпкә отышлырак.
Сөйләшүне дәвам итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов медицина учреждениеләренең икътисады кыенлыклар аркасында үзәктән җиткелекле финансланмавы, шуңа да оптимальләштерү сәясәте алып барылуы хакында сөйләде.
-Бүгенге көндә бер генә бүлмә дә буш торырга тиеш түгел, булган мәйданнан нәтиҗәле файдалану кирәк, - диде ул. Чөнки коммуналь хезмәтләр өчен дә түләүләр артып тора, башка чыгымнар да җитәрлек, ә заман һәр тиенне чутларга, экономияле яшәргә мәҗбүр итә. Мәсьәлә өйрәнелә, халыкка уңайлыклар тудыруның яңа мөмкинлекләре эзләнә. Медицина учреждениеләренә яңа технологияләр кертү күздә тотыла. Ә инде поликлиника бинасына килгәндә, ул дәүләтнеке һәм аны берәү дә сата да, сатып та алалмый.
Ул җирле бюджеттан финансланмаса да, сәламәтлек саклау өлкәсенең район җитәкчелегенең даими игътибар үзәгендә булуын, ремонт үткәрүдә, җиһазлар, техника алуда мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәтелеп килүен әйтте.
Халыкны борчыган сорауларга да җаваплар алынды "Түгәрәк өстәл"дә. Без аларга газетабызның алдагы саннарында әйләнеп кайтырбыз әле.
Лиза Нурлыева
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Гайбәткә чыккан: Азнакай поликлиникасы эшли һәм эшлиячәк

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гайбәткә чыккан: Азнакай поликлиникасы эшли һәм эшлиячәк