Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәренең яшь талантлары Сочидан дәрәҗәле җиңүләр яулап кайтты

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» һәм «Юлдаш» вокаль ансамбльләре, һәм яшь баянчы Камил Мөбарәкшин "Город счастья" Бөтенроссия һәм "Черноморский олимп" халыкара фестиваль-конкурста катнашып, зур уңышларга ирештеләр Әстерхан, Ленинград, Мәскәү өлкәләре; Алтай һәм Краснодар крае; Калмык Республикасы, Ханты-Мансийск округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән килгән яшь музыкантлар арасыннан беренче конкурста Камил Мөбарәкшин...

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» һәм «Юлдаш» вокаль ансамбльләре, һәм яшь баянчы Камил Мөбарәкшин "Город счастья" Бөтенроссия һәм "Черноморский олимп" халыкара фестиваль-конкурста катнашып, зур уңышларга ирештеләр

Әстерхан, Ленинград, Мәскәү өлкәләре; Алтай һәм Краснодар крае; Калмык Республикасы, Ханты-Мансийск округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләреннән килгән яшь музыкантлар арасыннан беренче конкурста Камил Мөбарәкшин һәм «Бәхет» вокаль ансамбле I дәрәҗә, «Юлдаш» вокаль ансамбле II дәрәҗә лауреат булдылар.

Халыкара конкурста "Бәхет" ансамбле һәм Камил Мөбарәкшин жюрины таң калдырып, гран-при яулады.

Ә солистлар Азамат Миргалиев, Әминә Рәхимова Сочидан - I дәрәҗә, Алсу Кәлимуллина, Азамат Рәхимов - II дәрәҗә, Элина Нәбиуллина III дәрәҗә лауреат булып кайттылар. «Юлдаш» вокаль ансамбле кече составта чыгыш ясап, шулай ук III дәрәҗә лауреат исемен алды.

Азнакайның яшь талантлары Кара диңгез буеның гүзәллеге белән хозурланып, рәхәтләнеп ял да иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай шәһәренең яшь талантлары Сочидан дәрәҗәле җиңүләр яулап кайтты