Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районының Югары Стәрлесе иманлы авылдашларга бай

(Азнакай, Рәйхана Нургалиева) Югары Стәрле авылы мәчете 1996 елда сафка басты. Ике дистә елдан соң аны заманча итеп тышлау өчен авыл халкы акча җыйды. Читтә яшәүче авылдашлар да читтә калмадылар. Фирдәвес Исламов бу эшне кузгатып җибәрде һәм классташлары Рәфәт Бәдретдинов, Гайсә Шәйхелисламов, Илдус Габдуллиннар белән берлектә 25 мең сум акча...

(Азнакай, Рәйхана Нургалиева) Югары Стәрле авылы мәчете 1996 елда сафка басты. Ике дистә елдан соң аны заманча итеп тышлау өчен авыл халкы акча җыйды.

Читтә яшәүче авылдашлар да читтә калмадылар. Фирдәвес Исламов бу эшне кузгатып җибәрде һәм классташлары Рәфәт Бәдретдинов, Гайсә Шәйхелисламов, Илдус Габдуллиннар белән берлектә 25 мең сум акча бүләк итте.
Яшь кенә булса да Ирек Нургалиев 5 мең сум акча бирде. Илсур Сабирҗанов пластик тәрәзәләр ясатты. Мәчетне тышлау өчен осталарны да Фирдәвес Исламов сөйләшеп китерде. Ул мәчет манарасының аен һәм түгәрәк шарларын "Нефтемаш" заводыннан алып бүләк иткән иде. 2015 елда мәчеткә канализация эшләтте, тәһарәт алу өчен кирәкле әйберләр, уку өчен парта, өстәлләр кайтарды.
Фирдәвес Зөфәр улының туган авылы өчен эшләгән изгелекләре бик күп. Ул Җиңүнең 70 еллыгына Югары Стәрле авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашканн авылдашларыбыз хөрмәтенә китап бастырып чыгарды. Андагы материаллар Россия Үзәк архивыннан алынган һәм үзенең эзләнүләре нәтиҗәсе. Шундый игелекле ул үстергән Зөфәр абый белән Гөлсинә апаны авылыбыз халкы зур ихтирам белән искә алалар.
Мәчетебез яңаргач, тагын да ныграк нур сибеп тора, азан тавышлары тирә якка сихри аһәң тарата. Монда гарәпчә укырга, язарга өйрәтү курслары өченче елын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының Югары Стәрлесе иманлы авылдашларга бай