Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай депутатлары районның киләсе 3 елга социаль-икътисадый үсешен фарызлады

Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән утырышы узды Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән утырышында "Азнакай муниципаль районының 2017 нче, 2018 һәм 2019 нчы планлы чорга социаль-икътисадый үсешен прогнозлау турында" район башкарма комитеты җитәчесе Айдар Шәмсетдинов чыгыш ясады. Районыбызда нинди генә өлкәне алсаң да, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният,...

Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән утырышы узды

Азнакай район һәм шәһәр Советлары депутатларының берләштерелгән утырышында "Азнакай муниципаль районының 2017 нче, 2018 һәм 2019 нчы планлы чорга социаль-икътисадый үсешен прогнозлау турында" район башкарма комитеты җитәчесе Айдар Шәмсетдинов чыгыш ясады.

Районыбызда нинди генә өлкәне алсаң да, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, төзелеш, спортмы, барысында да үсеш күзәтелә. Моны азнакайлылар үзләре дә күреп тора, уңайлыкларыннан файдалана. Депутатлар шулай ук 2017 нче 2018 һәм 2019 нчы планлы чорга Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре бюджеты турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова чыгышын тыңладылар.

Икътисадыбыз шактый катлаулы чор кичерүгә дә карамастан, алдагы елларда чыгымнарны киметү планлаштырылмый. Бюджетның социаль юнәлешен саклап калуга аеруча зур игътибар бирелә. Каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай депутатлары районның киләсе 3 елга социальикътисадый үсешен фарызлады