ҖӘМГЫЯТЬ

АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Яңа елга багышланган яңа видеобәйге игълан итте

"Татмедиа" АҖ филиалы - "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендәге "Шифа" сәүдә челтәре белән берлектә яңа бәйге игълан итә! Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа елга да санаулы көннәр генә калып килә. 2017 елда безгә "янып торган" Әтәч киләчәк. Ни дисәң дә, елга ул хуҗа булачак, димәк, бәрәкәт, куанычларны өеп бирсен өчен аңа ярарга...

"Татмедиа" АҖ филиалы - "Маяк" газетасы редакциясе Азнакай шәһәрендәге "Шифа" сәүдә челтәре белән берлектә яңа бәйге игълан итә!

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Яңа елга да санаулы көннәр генә калып килә. 2017 елда безгә "янып торган" Әтәч киләчәк.

Ни дисәң дә, елга ул хуҗа булачак, димәк, бәрәкәт, куанычларны өеп бирсен өчен аңа ярарга тырышырга кирәк.

Әйдәгез, Яңа ел табынына яшелчәләргә Әтәч үлеп яраткан яшеллек тә (укроп, суган, петрушка, кәбестә, борыч һ.б.) кушып, телне йотарлык эксклюзив салат ясыйк.

АЗНАКАЕВО сайтында менә шундый салатка бәйге игълан итәбез!

Аңа таләпләр түбәндәгечә:

  • салатка кушыла торган ингредиентлар "Шифа" сәүдә үзәгеннән сатып алынган булырга тиеш (чекны сакларга, фотосын беркетеп җибәрергә),
  • салат әзерләү процессын 2 минутлык видеороликкатөшерергә,
  • видеороликны aznakaevo.online@mail.ru. электрон почтага җибәрергә кирәк.

Видеорецептлар www.aznakaevo-rt.ru сайтындагы бәйгеләрбүлегендә урын алачак.

Ә иң яхшылары сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Тавыш бирү 5 декабрьдә 10.00 сәгатьтә башланып, 29 декабрьдә 16.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

Җиңүчеләрне "Шифа" сәүдә үзәгенең кыйммәтле сертификатлары көтә!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм

Нет комментариев