Флера Исламова: «Сайлаулар – авыл өчен үзенә күрә бер бәйрәм ул»
САЙЛАУ

Флера Исламова: «Сайлаулар – авыл өчен үзенә күрә бер бәйрәм ул»

Флера Исламова озак еллар Сәпәй авыл җирлеген җитәкләгән кеше.

Авылның үсешенә үзеннән зур өлеш керткән җитәкче буларак, аны биредә күпләр яхшы белә. 

Сайлау көнендә Флера ханым да участокка килеп, үзенең гражданлык бурычын үтәде. 

Сайлаулар авыл халкы өчен сәяси вакыйга гына түгел, үзенә күрә зур бер бәйрәм инде ул. Элек хәтта ашларга да йөрешә идек. Сәпәйдә сайлаулар гел оешкан төстә үтте элек-электән, бүген дә авылдашлар бердәм булып киләләр,

–  ди ул. 

Бу көнне клуб каршында авыл халкы өчен матур чара да оештырылган. 

Кызларыбыз бик матур бәйрәм оештырганнар. Бер күрешү, авылдашларның хәл-әхвәлләрен белешү урыны да ул,

– ди Флера ханым. 

Аның теләге дә авылдашларыныкы кебек ихлас: 

Алдагы тормышыбыз да бүгенгедәй матур, ямьле булсын. Бергә-бергә шулай күңелле итеп яшәргә язсын, сәламәтлектән аермасын Ходай. Калганы барысы да бар


Нет комментариев