11 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм тармак ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм – җир кешесенең тырыш хезмәтенә, икмәк үстерүчеләрнең һәм терлекчеләрнең фидакарьлегенә хөрмәт билгесе. Өстәлләребездәге икмәк, табыннарыбыздагы ит-сөт ризыклары, илдәге азык-төлек муллыгы – сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе.
Авыл хуҗалыгы өчен һәр ел үз сынаулары белән килә. Кырыс һава шартлары да, хезмәт мәшәкатьләре дә игенчене һәм терлекчене үз эшенә җаваплы карарга мәҗбүр итә. Райондашыбыз сынатмый: булган уңышны җыеп алу, терлекчелекне тотрыклы алып бару, хуҗалыкларның җитештерү базасын ныгыту өчен зур тырышлык куя.
Авыл хуҗалыгы – тәҗрибә һәм дәвамчанлык таләп иткән тармак. Шуңа күрә һөнәри бәйрәмегездә гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Аларның хезмәт юлы, туплаган тәҗрибәсе бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен зур хәзинә булып тора.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Туган җиребезгә тугры хезмәт иткәнегез, районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшегездә уңышлар телим. Бәйрәм белән!
Айдар Шәмсетдинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев