Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең “Каты чикләвекләр” җыелма командасы Арчада узган спорт туризмы буенча ярышларда катнашты.
“10 команда төрле яшь категорияләре буенча осталыкта көч сынаштылар. Балалар яшьтәшләре һәм республика педагоглары белән аралашып, зур тәҗрибә тупладылар. Педагог Кадрия Хәертдинова һәр этапны барлап, хаталарны ачыклап барды. Соңыннан балалар Арчаның туган як музеенда булдылар, зур тәэсирләр алдылар. Командабыздан хөкемдар Равил Исхаковка рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди туристлар-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Светлана Галиева.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев