Азнакай ветераннары шахмат ярышында сынатмадылар
СПОРТ

Азнакай ветераннары шахмат ярышында сынатмадылар

Азнакайда Шахмат клубында ветераннар арасында шахмат-шашка буенча ярышлар узды.

 Анда 30 дан артык кеше катнашты. Аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде.

Ирләр арасында шахмат буенча:

1 нче урын – Әсгат Садриев,

2 нче урын – Мөдәрис Ганиев,

3 нче урын – Фәнис Әхмәтов;

Ирләр арасында шашка буенча:

1 нче урын – Әнфәс Харисов,

2 нче урын – Әхсән Идиятуллин,

3 нче урын – Мирсагыйт Вахитов;

Хатын кызлар арасында шашка буенча:

1 нче урын – Тәнзилә Габдрахманова,

2 нче урын – Фәрида Евграфова,

3 нче урын - Рима Шәрипова.

Район күләмендә җиңүчеләр 19 февральдә Әлмәттә зона ярышында катнашачак.

ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев