Азнакай районы ветераннар советы үзенең актив әгъзалары өчен истәлекле һәм күңелле чара оештырды.
Очрашуның максаты – өлкән буын вәкилләренең ялын файдалы һәм ямьле итү, шулай ук аларның аралашу даирәсен киңәйтү. Экскурсиянең төп ноктасы буларак районның иң матур почмакларының берсе – «Парус» ял итү базасы сайланды.
«Парус» ял базасы үзенең экологик чисталыгы, төзеклеге һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары булуы белән аерылып тора. Биредә ветераннар саф һава сулап, табигать матурлыгына соклана алдылар. Базаның җитәкчесе Гатауллин Мирсәлим Мирхәтим улы кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Ветераннарның ялы ачык һавада физзарядка ясаудан башланды. Җитәкчеләре Миләүшә Миргазияновыа үрнәк күрсәтте.
Экскурсия пронграммасы бай, эчтәлекле итеп төзелгән иде. Ветераннар иң элек база территориясе буйлап җәяүле сәяхәт ясадылар. Алар яңартылган спорт мәйданчыкларын, ял итү мәйданчыкларын карап чыктылар. Урман эченнән сәяхәт иткәндә Мирсәлим Мирхәтимович коралл гөмбәләрен күрсәтеп гаҗәпләндерде. Әле аның тузбаш еланы да ветераннар каршына чыгып ятты.
Биеклектән Мәнәвез авылы йортларының төзеклеге, юлларның тигезлегенә сокланып карап тордылар. Табигать җимешләреннән дә авыз иттеләр, соңыннан үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән тәмләп чәйләр эчтеләр. Кайнар чәй, милли камыр ризыклары, һәм якты кояш нурлары астындагы әңгәмә барысының да күңелләренә күтәренке рух өстәде. Ветераннар районның иҗтимагый тормышындагы соңгы яңалыклар белән уртаклаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр һәм бүгенге көндәге проблемалары турында да сөйләштеләр. Мондый җылы очрашулар өлкәннәребезгә игътибар һәм хөрмәтнең ачык чагылышы булып тора.
Мондый чаралар бик кирәк. Без яшь вакыттагы кебек хәрәкәтләндек, саф һавада ял иттек. Оештыручыларга, аеруча район җитәкчеләренә ветераннарга карата җылы мөнәсәбәтләре өчен бик зур рәхмәт,
– ди Мөхәссәнә Кәримова.
Ветераннар активының мондый сәяхәтләре алга таба да дәвам итәр әле. Чөнки өлкән буынның сәламәтлеген саклау, аларның күңелен күтәрү һәм тормышларын ямьләү җәмгыятьнең изге бурычы.
Нет комментариев