Әсәй авылында чын мәгънәдәге зур бердәмлек күренеше булды.
Мәктәп ихатасы һәм бакчасы төзекләндерелергә тиешле барлык эшләр башкарылды. Авыл җирлегендәге эшләргә ярдәмгә Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе коллективы килде.
Көзге яфракларны җыю, бакча эшләрен үтәү – барысы да бергәләп, бердәм һәм күңелле итеп башкарылды.
Шәһәр мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре авыл халкына бик зур ярдәм күрсәтте. Мондый гамәл – мәктәпләр арасындагы дуслык һәм бердәмлекнең тирән мәгънәле мисагы.
Чыганак : Азнакай районы Советының матбугат хезмәте
Нет комментариев