Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Галимнәр Азнакайның мәдәни мирасын барлаячаклар

​​​​​​​Азнакайга ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре килде.

Институтның театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, экспедиция җитәкчесе Ильмира Галимова белдерүенчә, аларның максаты - Азнакай районының мәдәни мирасын барлау, тел үзенчәлеген, тарихи вакыйгаларын билгеләү һәм халыкка җиткерү.

Экспедиция авылларда борынгыдан алып бүгеге көнгәчә сакланган фольклор, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.

Галимнәр районыбыз авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән очрашып, максатлары һәм эш алымнары хакында сөйләштеләр.

Институт 2009 елдан бирле мондый экспедицияләрне комплекслы рәвештә оештырып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев