Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай үзәк китапханәсендә күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды

Китапханәче Әлфия Фәйзуллина Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар бирде, «Гасырлардан килгән мирас»  дигән китаплар күргәзмәсенә урнаштырылган китаплар белән таныштырды.

Әлеге кичәдә укучы балалар арасында оештырылган «Дулкыннар» республика бәйгесенең җирле этабына да йомгак ясалды. Азнакай муниципаль районы Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай җирле бүлекчәсе, Азнакай районы китапханәләр берлеге теләктәшлек иткән әлеге бәйгедә шәһәр мәктәпләре, Чалпы, Әсәй, Урманай, Мәлбагыш, Митрәй авылларыннан килгән балалар актив катнашты. Нәкый Исәнбәтнең иҗатын рәсемдә чагылдыру буенча шәһәребезнең 4 нче мәктәбеннән Сайфиева Сабина, Мәлбагыш авылыннан Әгъләмова Иллария, Таллы Бүләк авылыннан Галиуллина Камилә, Азнакайдан Шәрипов Рәзил җиңү яулады.

   Нәкый Исәнбәт әсәрләрен сәнгатьле башкаруда Азнакай мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Тылсым» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче Эмиль Калимуллин, Гыйләҗева Эмилия «Түләк» драматик поэмасыннан өзек башкарып җиңүче булдылар. Ибраһимова Ләйлә, Габдуллина Динә башкаруындагы шигырьләрне жюри югары бәяләде.

      Татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту максатыннан уздырылган VI «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә исә Чалпы авылы китап укучылары – Нуриева Лилия, Хәсәнова Сәйдә, Шаехов Раил рәсемнәре уңай яктан бәяләнеп, Казанга республика турына тәкъдим ителде.

 

 

Зөлфия Саттарова - Азнакай китапханәләр берлегенең

методик бүлек җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев