Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районының иң заманча яшь әниләре билгеле булды - ФОТОРЕПОРТАЖ

Яшьләр үзәгендә оештырылган "Азнакайның иң заманча яшь әнисе" бәйгесе гаиләдәгечә җылылык, ихласлык бөркелгән бәйрәм мохитендә үтте. Янәшәләрендә ирләре, кечкенә сабыйлары бөтерелгән берсеннән-берсе чибәр, ягымлы, модельләрчә буй-сынлы яшь ханымнарга карап кына тормалы. Бер-бер артлы дөньяга килгән өчәр сабый үстереп, тормышларының шушы тынгысыз мәлендә дә игътибарны җәлеп итәрлек гүзәл зат булып кала...

Яшьләр үзәгендә оештырылган "Азнакайның иң заманча яшь әнисе" бәйгесе гаиләдәгечә җылылык, ихласлык бөркелгән бәйрәм мохитендә үтте.

Янәшәләрендә ирләре, кечкенә сабыйлары бөтерелгән берсеннән-берсе чибәр, ягымлы, модельләрчә буй-сынлы яшь ханымнарга карап кына тормалы.

Бер-бер артлы дөньяга килгән өчәр сабый үстереп, тормышларының шушы тынгысыз мәлендә дә игътибарны җәлеп итәрлек гүзәл зат булып кала белә алар. Видеороликларда чагылган бер көн генә дә хатын-кыз, бигрәк тә ана кеше җилкәсенә өелгән никадәр җаваплылык, тынгысызлыкны бөтен тулысы белән ачып салды. Мең мәшәкатькә җитешеп, әле тагын күңел тартылган шөгыльгә (кул эшләренә, үзешчән сәнгатькә, спортка...) вакыт таба алулары үзе бер феномен.

Яшь әниләрнең бар яклап сәләтле, заманча фикерле, эштә дә, өйдә дә уңган-булганлыклары бәйге барышындагы биремнәрдә күренде. Җыр, бию, нәфис сүзгә осталыклары өстенә чәк-чәк, бәлешен, пирог-тортларны, экзотик салатларны да телеңне йотарлык итеп әзерләгәннәр. Сөйгәннәренә ярдәмгә килгән ир-егетләр, әниләренә ияреп чыгыш ясаган сабыйлар, якыннарын алкышларга күмгән тамашачы - туганнар тулы бәхетнең бары тик гаиләдә, бербөтенлектә булуын исбатлады.

Шулай итеп, районның иң яшь супер әнисе исеме Юлия Идятуллинага бирелде. Айгөл Алекян - креатив, Айгөл Зарипова - алтын куллы, Лилия Баянова - шәфкатьле, Альбина Гобәйдуллина - талантлы, Алсу Галиева - үзенчәлекле стильле әни булуларын күрсәттеләр.

Авылда яшиләрме, шәһәрдәме - алар барсы да заманча карашлы, үз фикерле, барсына да өлгер, сәләтле булулары өстенә күпбалалы әниләр дә. Афәрин, диясе генә кала...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районының иң заманча яшь әниләре билгеле булды ФОТОРЕПОРТАЖ