Авыл мәдәният йортлары арасында «Заманча супер-әби» бәйгесе бара.
Аның куст турлары Бирючевка, Әлкәй, Мәндәй мәдәният йортларында узды инде. Тагын 5 кустта иҗат коллективлары чыгышы көтелә. Иң көчлеләр район турында көч сынашачак.
Борын-борыннан әбиләр буыннар чылбырын бәйләүчеләр, гореф-гадәтләребезне, халык иҗатын оныкларына тапшыручылар, аларны бишектән багып тәрбияләүчеләр булганнар. Бу бәйгедә замана әбиләре үзләренең аш-суга, җыр-моңга, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр.

Нет комментариев