Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреатлары белән балаларны якыннанрак таныштыру максатыннан район балалар китапханәсендә "Алиш укулары" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асылова Лимуза Таеп кызы җитәкчелегендә Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда укучы балалар килде. Китапханәчеләр И.Миннегалиева һәм И.Мазитова Абдулла Алиш премиясе лауреатларының тормыш юллары белән таныштырсалар, балалар сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр. 6 сыйныф укучылары Латыпова Аделина, Валиахметова Элинаның скрипкада папури башкарулары, 2 “Б” сыйныф укучысы Сөнәгатова Элизаның һәм 6 “Б” сыйныф укучысы Закирова Элинаның матур итеп татар кызлары биюе, 4 “А” сыйныф укучысы Яхин Раянның сокландыргыч җырлавы кичәбезне тагы да ямьләндерде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев