Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә төрле милләт балалары укый.
Араларында руслар да, әзәрбәйҗан, әрмән балалары да бар. “Һәр чәчәкнең үз төсе, һәр халыкның үз теле” дигән музыкаль чарада төрле милләт арасындагы дуслык күперенең никадәр нык, өзелмәс икәне чагылды.
Анда районыбызның туган тел һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, мәктәпнең ветеран укытучылары катнашты.
Кичәнең икенче өлешендә Р.Сәгъди әсәре буенча төшерелгән “Сынган беләзек” киносы куелды. Төп артистлар - мәктәпнең яшь укытучылары иде.
Гүзәл Саргузина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев