Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда бер оешмада хезмәт хакын вакытында түләмәгәннәр

Азнакай шәһәр прокуратурасы шәһәрдәге бер оешмада хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде.

Тикшерү чаралары барышында закон бозу очраклары, шул исәптән хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары да ачыкланган.

Әйтик, 2019 елның август-сентябрь айлары өчен хезмәт хакы октябрьдә, анда да шәһәр прокуратурасы катнашыннан соң гына түләнгән. Закон буенча, хезмәт хакы эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, күмәк килешү белән билгеләнгән көндә һәр ярты ай саен түләнергә тиеш.

Әлеге очрак буенча предприятие җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Бүгенге көнгә закон бозулар бетерелгән.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев