Азнакаево
  • Рус Тат
  • 23 октябрь 2012 яңалыклары

    • 23 октябрь 2012 - 08:33
      Корбан гаете мөбарәк булсын!
      Кадерле азнакайлылар! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!Мөселманнар дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм! Бәйрәм мөбарәк булсын, барлык күркәм эш-гамәлләребез дә зурдан-зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен! Игелекле эшләр эшләп, корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итик, җаныбызны сафландырыйк! Бу изге көннәрдә кайбер якташларыбыз олы хаҗ гамәлләрен үти, аларның...
      196
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 08:32
      Марсель Шәйдуллин бертавыштан Район башлыгы итеп Сайланды
      19 октябрь көнне Азнакай шәһәр Советы һәм Азнакай муниципаль районы Советы утырышлары узды. Аларда Азнакай муниципаль районы муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар йомгаклары турында мәгълүмат җиткерелде, иң мөһиме - депутатлар корпусы Азнакай муниципаль районы башлыгын сайлады. Азнакай шәһәр Советы утырышында ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гадел Вафин,...
      229
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 08:28
      Бәйрәмегез белән, юлчылар!
      Юл хуҗалыгы торышы - районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Яхшы юллар эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга, тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык итә. Соңгы елларда шәһәрдә һәм районда юл челтәрен яңартуга аеруча зур игътибар бирелә һәм алар һәммәбезнең күз алдында. Яңа автоюллар төзелә, төзекләндерелә, квартал эчендәге юллар ремонтлана. Әле шушы көннәрдә...
      162
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 08:22
      Кыскача
      Районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган "Уңыш-2012" бәйрәмнәре дәвам итә. Бу көннәрдә "Тукай" ҖЧҖ фидакарьләре бәйрәм итте. Җәмгыять җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков, район вәкиле Хәлил Мөстәкыймов авыл хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән ихлас котлап, олы рәхмәт хисләрен белдерде. Тукайлыларның кәефләре күтәренке, күңелләрендә горурлык хисләре яна. Чөнки алар районда иң беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен...
      117
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 06:08
      Ул һәрчак иҗади эзләнүдә
      Музей хезмәткәрләре көнендә чигүле күлмәк-калфакларын киеп, чулпы-тәңкәләрен чыңлатып, җаныбызда гына сакланган, әкият итеп сөйләргә генә калган бишек җырларына багышлап, Фәнүзә Кашапова район мәктәп музее җитәкчеләренә семинар-тамаша оештырды. Аның эчтәлекле чыгышы, эш тәҗрибәсендә кулланган күрсәтмә материаллары, зәвыклы мәктәп музее оештыруы барлык педагогларда зур кызыксыну уятты. Фәнүзә Әнвәр кызына үз һөнәрен һәм...
      189
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 06:02
      Өлкәннәребез ихтирам-хөрмәткә лаек
      1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнен лаеклы каршылау һәм уздыру буенча 20 сентябрьдән Азнакай муниципаль районында айлык игълан ителгән иде. Бу вакыт аралыгында нәрсәләр эшләнде, нинди чаралар уздырылды? Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул хакта. - Бу якты бәйрәм быел егерменче...
      239
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 05:59
      Изге Корбан бәйрәменә әзерләник !
      Мөселманнар дөньясында мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме якынлаша. Хәленнән килгән һәр мөселманга ошбу көндә корбан чалу ваҗиб. Белгәнебезчә, корбанга әзерләнгән хайван сарык яки кәҗә, сыер булсын, ләкин иң мөһиме - аларның сәламәт булуы сорала. Мөгезе сынмаган, колагы киселмәгән, күзендә җитешсезлек булмасын. Аксак яки гакылын җуйган булса да, корбанга ярамас....
      189
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 05:57
      Яңа уку елына – яңалыклар белән
      Быелгы уку елын мәктәпләр нинди яңалыклар белән каршы алды? Әлеге сорау белән без мәгариф идарәсе җитәкчесе Гаяз Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек. - 3 мәктәпкә республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелде. Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне яхшырту максатларында республика бюджетыннан 16 мәктәпкә 25 плитә һәм суыткыч алынды. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдән...
      206
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 05:50
      Калган эшкә кар явар
      Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында техника паркын кышкы сакланышка кую мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Узган дүшәмбедә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Фәнис Шәрәфиев, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Илназ Хәмитов, "Гостехнадзор" инспекциясе начальнигы Альберт Фәхразов составындагы махсус комиссия кыр эшләреннән бушап калган машина, техниканы кышкы сакланышка куелуын тикшереп йөрде. ... "Агро ТНГС-И"...
      220
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 05:46
      «Гомер юлым хезмәт белән үтте, кайгылары булды, шатлыгы...»
      Шактый олы яшькә җитеп тә камил акылыңны, күңел көрлегеңне саклап калу зур бәхеттер. Миңа нәкъ шундый кеше белән танышырга насыйп булды. Ул - күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп узган, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Мәндүрә апа Шәйхразиева. Әлеге искитмәле тыйнак хатын-кызга озын гомер аның авыр балалык һәм яшьлек еллары, алты...
      221
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 05:41
      Чират торасы да юк
      Сентябрь аенда Татарстан халкы фатир өчен түләүнең 13 миллион сумга якынын инфоматлар һәм ТР Дәүләт хезмәтләренең Бүген әнә шулай online режимында ТКХ хезмәтләре, шәхси счеттагы күчермәләр хакында мәгълүматлар алып, счет-фактурага үзгәрешләр кертеп, әйтик, фатирда берничә көн кайнар су булмый торганда кабаттан исәп-хисап ясап, шулай ук барлык төр түләүләр белешмәсен саклап...
      205
      0
      0
    • 23 октябрь 2012 - 05:39
      Кыскача
      18 октябрдә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТР да региональ җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов эш визиты белән Азнакай муниципаль районында булды. Көн дәвамында ул партиянең Чемодур авылы башлангыч бүлекчәсе җыелышында, Азнакай муниципаль районы башкарма...
      129
      0
      0
    Реклама