18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда сайлаулар халыкның актив катнашында үтте
Азнакайлылар - актив халык. 18 сентябрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде. Авылларда да, шәһәрнең үзендә дә сайлаучыларның күпчелеге тавыш бирергә иртәнге якта һәм төштән соң агылды. Кичке якка халык шактый сирәгәйгән иде, ә инде эңгер иңүгә сайлау участокларына килүчеләр берәм-сәрәм генә күренде....
-
Тәүге тапкыр сайлаучыларга – шоколадлар
Көн кичкә авышып бара. Сайлау участокларында төштән соң халыкның активлыгы бераз сүрелберәк киткән иде, биш тулганда участокларда җанлылык шактый артты. Әнә, шәһәребезнең гимназия бинасында урнашкан 511нче участокта да бала-чагаларын иярткән яшь гаиләләр, урта яшьтәгеләр торган саен күбрәк күренә. Әйе, халык көннең кояшлы торуыннан файдаланып, бәрәңге алырга ашыккандыр, авылларга әти-әниләренең хәл-әхвәлен...
-
Бүген матур яшибез, иртәгә тагы да яхшырак яшәү өчен
Кичә генә коеп яңгыр ява иде. Бүген исә ялтырап кояш чыккан. Әйтерсең лә, сайлауга баручылар өчен табигать тә үз шартларын тудыра. Азнакай муниципаль районында үз гражданлык бурычларын үтәргә килүчеләр саны кимеми. Азнакайдагы 2 нче мәктәпкә урнашкан 514 нче сайлау участогында да шундый ук җанлылык күзәтелә. - Сайлаулар оешкан төстә бара,...
-
Азнакайлылар сайлауда актив катнаша
Азнакай районында сайлаулар оешкан төстә бара, сайлаучылар актив катнашалар. Беркем дә үз киләчәге, язмышы өчен битараф түгел . Моңа инану өчен күтәренке күңел белән соңгы елларда гына шәһәребездә тип-тигез итеп җәелгән тортуарлардан атлаучы апа-агайлар, кыз-кыркын, егетләргә күз төшерү дә җитә. Әнә һәрбер сайлаучы белән кул биреп, мөлаем исәнләшеп, хәлләр белешеп...
-
Яман шеш авыруын булдырмау өчен нишләргә - министр Гадел Вафин 10 киңәшен бирде
"Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була", - диде министр. Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була. Шуңа күрә диспансеризация үтәргә тиеш булып та, быел үтмим, киләсе елга калдырам дияргә кирәкми. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстан халкына шундый киңәш бирде. Искәртеп узабыз, бүген Казанның "Корстон" комплексында республикада онкология хезмәтенең 70...
-
Сәпәй авылында сайлаулар оешкан төстә бара, сайлаучылар актив катнашалар
Авыл халкы таң әтәче белән үк уянырга ияләнгән инде ул. Сәпәй авылы сайлау участогына иртә таңнан ук сайлаучылар агыла башлады. Мөһим чараны Әнис хәзрәт изге дога укып башлады. Шуннан соң авыл халкы чират тора-тора үз гражданлык бурычларын үтәргә керештеләр. Ул арада "Азнакай"АФ ның Сәпәй бүлекчәсе машина-трактор паркыннан Таһир Хурамшин барлык...
-
Азнакай районы Баланлы Бүләк авылында тавыш бирү тәмамланды
Азнакайлылар сайлауда бик актив катнаша. Әйтик, бер сайлау участогында тавыш бирү инде тәмамланды да. 565 нче (Баланлы Бүләк) сайлау участогында сәгать 10 да ук сайлаучылар үз тавышларын биреп бетергән. - Исемлектә булган 93 кешенең барсы да үз тавышын бирде, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Зөфәр Миңнеханов. Урналар 20 сәгатьтән...
-
Азнакайның иң өлкән сайлаучысына – 102 яшь!
Азнакайның иң өлкән сайлаучысына - 102 яшь! Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый. Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган....
-
Азнакайлылар Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлый
Шәһәрдә урнашкан 517 сайлау участогы үз ишекләрен ачканчы, мәктәптә инде җанлылык һөкем итә иде. - Мондый мөһим вакыйгадан читтә калырга ярамый. Сигез тулганны да көтми, килдек әле менә. Без сайлаган депутатлар өметләребезне акласын иде, - ди Галия апа. 8 нче мәктәп бинасында урнашкан участогында Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы...
-
Азнакайда сайлауларга беренче килүчегә бүләк тапшырылды
Азнакайның 9 нчы мәктәбендә урнашкан 508 нче сайлау участогында иртәдән үк зур җанлылык күзәтелә. Ишекләр ачылганчы ук, халык шактый җыелган иде. - Эшкә барасы бар, шуңа күрә иртәләдек. Ел да шулай беренчеләрдән булып киләбез. Еллар тыныч булсын, хезмәт хаклары, пенсияләр артсын дип телибез, - диләр Яңа Юл бистәсендә яшәүче Наилә...
-
Азнакайда биш авыл җирлегендә муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар үтә
Азнакай районының биш бер мандатлы округында сайлаучылар өч бюллетень буенча тавыш бирәчәк. Бүген Әгерҗе, Әсәй, Тымытык, Мәсгут, Вахит авыл җирекләрендә муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына өстәмә сайлаулар үткәрелә.
-
Азнакайда сайлауларда иртәдән үк зур җанлылык күзәтелә
Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый. Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган. Иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык күзәтелә. Районыбыз...