Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар сайлауда актив катнаша

Азнакай районында сайлаулар оешкан төстә бара, сайлаучылар актив катнашалар. Беркем дә үз киләчәге, язмышы өчен битараф түгел . Моңа инану өчен күтәренке күңел белән соңгы елларда гына шәһәребездә тип-тигез итеп җәелгән тортуарлардан атлаучы апа-агайлар, кыз-кыркын, егетләргә күз төшерү дә җитә. Әнә һәрбер сайлаучы белән кул биреп, мөлаем исәнләшеп, хәлләр белешеп...

Азнакай районында сайлаулар оешкан төстә бара, сайлаучылар актив катнашалар. Беркем дә үз киләчәге, язмышы өчен битараф түгел . Моңа инану өчен күтәренке күңел белән соңгы елларда гына шәһәребездә тип-тигез итеп җәелгән тортуарлардан атлаучы апа-агайлар, кыз-кыркын, егетләргә күз төшерү дә җитә. Әнә һәрбер сайлаучы белән кул биреп, мөлаем исәнләшеп, хәлләр белешеп килүче район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итә. Ул тормыш иптәше Луиза ханым белән район үзәк сырхауханәсе кызыл почмагында урнашкан 523 нче сайлау участогында тавыш бирә.

- Азнакаебыз , яшәгән җиребез көннән-көн үсә, чәчәк ата, хезмәт сөючән , тырыш халкыбыз белән бергә яңадан-яңа югары уңышларга ирешәбез. Моны һәммәбез күреп тора. Без бүген үзебезнең киләчәк язмышыбызны сайлыйбыз. Тормышларыбыз тагын да яхшырсын, тагын да матуррак, имин яшәү өчен нәкъ менә бүген төптән уйлап, ялгышмыйча, ил парламентына Татарстаннан депутатлар сайлау өчен үз тавышыбызны бирергә тиешбез, - диде ул.

Авыл халкы таң әтәче белән үк уянырга ияләнгән инде ул. Сәпәй авылы сайлау участогына иртә таңнан ук сайлаучылар агыла башлады. Мөһим чараны Әнис хәзрәт изге дога укып башлады. Шуннан соң авыл халкы чират тора-тора үз гражданлык бурычларын үтәргә керештеләр. Ул арада "Азнакай"АФ җәмгыятенең Сәпәй бүлекчәсе машина-трактор паркыннан Таһир Хурамшин барлык хезмәткәрләрен берләштереп төяп алып килде. Аннан ферма, ындыр табагы хезмәтчәннәре дә күренде. Әнә шулай бергәләп, бердәм булып сайладылар агрофирманың Сәпәй бүлекчәсе хезмәткәрләре. Әбәткә инде 100 процент сайлап та бетергәннәр иде.

Шау-гөр килеп кемнәр керә икән дисәң, Кашаповлар гаиләсе икән. Фәүзелнаҗәт апа аның уллары - Рәсим белән Расих, кызлары - Фәридә, киленнәре - Фирүзә һәм Светлана, кияүләре Айрат.

- Менә барысын да җыеп алып килдем әле, ди династия башында торучы Фәүзелнаҗәт апа. - Беребез дә ил язмышына битараф кала алмыйбыз. Берүк ил-көннәребез тыныч булсын! Җитәкчеләребез дөрес хакимлек итеп, гадел булсыннар!

Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбендә урнашкан 510 нчы участокта да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов сайлауга иртәдән үк тормыш иптәше - Сания ханым, оныклары Ильяс һәм Алсу белән килгән.

- Алга таба да тормышларыбыз шулай матур дәвам итсен, үз мәнфәгатьләребезне федераль дәрәҗәдә яклау өчен сайлауларда үз гражданлык позициябезне белдерергә бурычлыбыз. Һәр кешенең тавышы зур әһәмияткә ия. Ветераннарыбыз моны бар йөрәкләре белән аңлыйлар һәм сайлауда актив катнашалар.

Бүген тормышыбызны эшмәкәрләрдән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Районыбыз эшмәкәрләре өчен районыбызда бар шартлар да тудырылган. Алар төрле ярдәм программаларынан актив файдаланып, зур эшчәнлек алып баралар.

- Бүген без эре дәүләт программаларында катнашу, үз җитештерүчеләребезне арттыру, эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен тагын да уңайрак шартлар тудыру, үз мәнфәгатьләребезне яклау өчен үз тавышыбызны бирәбез. Иң әһәмиятлесе - тотрыклылык, - ди гаиләсе белән сайлауга килгән район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров.

Кичке 16.00 сәгатькә шәһәрдә сайлаучыларның 57,19 проценты, районда - 67,83 проценты үз гражданлык бурычын үтәргә өлгергән.

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар сайлауда актив катнаша