Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сайлауларда иртәдән үк зур җанлылык күзәтелә

Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый. Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган. Иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык күзәтелә. Районыбыз...

Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый. Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган. Иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык күзәтелә.

Районыбыз һәм шәһәребездә 63 меңнән артык кеше яши. Аның 50 меңнән артыгы сайлау яшендә. Барлыгы 62 сайлау участогы бар, аның 42 се - районда, 20 се - шәһәрдә. Районда - 23057, шәһәрдә 27701 сайлаучы теркәлгән. Җитди сәбәпләр аркасында үз участокларында тавыш бирә алмаган 500 дән артык азнакайлы беркетмә таныклык алган. Алар нигездә студентлар, командировкага баручылар һәм башкалар.

Сайлау участокларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган.

Урын өстендә ятучыларга яки ниндидер башка сәбәп белән участокка килә алмаучыларга үтенечләре буенча өйләренә барып тавыш бирдерү оештырылган.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның иң өлкән сайлаучысына – 102 яшь!