Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлый

Шәһәрдә урнашкан 517 сайлау участогы үз ишекләрен ачканчы, мәктәптә инде җанлылык һөкем итә иде. - Мондый мөһим вакыйгадан читтә калырга ярамый. Сигез тулганны да көтми, килдек әле менә. Без сайлаган депутатлар өметләребезне акласын иде, - ди Галия апа. 8 нче мәктәп бинасында урнашкан участогында Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы...

Шәһәрдә урнашкан 517 сайлау участогы үз ишекләрен ачканчы, мәктәптә инде җанлылык һөкем итә иде.

- Мондый мөһим вакыйгадан читтә калырга ярамый. Сигез тулганны да көтми, килдек әле менә. Без сайлаган депутатлар өметләребезне акласын иде, - ди Галия апа.

8 нче мәктәп бинасында урнашкан участогында Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы йортта яшәүче 1374 кеше тавыш бирә.

- Участок комиссиясе үз ишекләрен ачканчы биредә активлык күзәтелү азнакайлыларның республика, районның киләчәге өчен битараф булмавы хакында сөйли, - ди сайлау участогы рәисе Фәнис Ахунҗанов. - Безнең участок буенча 21 кеше сайлауларда беренче мәртәбә катнаша. Мондый сәяси вакыйгада тәүге тапкыр катнашу һәркемнең күңелендә матур хатирә булып калырга тиеш. Шуңа без аларның һәрберсенә истәлек бүләкләре әзерләдек.

Ландыш Габидуллина өчен бу көн аеруча истәлекле - ул сайлауларда тәүге мәртәбә катнаша.

- Мин илем­не, туган җиремне яратам. Шуңа да сайлауларның әһәмиятен тирәнтен аңлап, тавыш бирүдә катнашам, - ди Ландыш.

Көннең икенче яртысында участок сайлау комиссиясе вәкилләре сайлауларны урыннарга чыгып оештырачак. Бюллетеньнәр штамплы күчмә урналарга салына. Алар шулай ук 20 сәгатьтән соң гына ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлый