Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәй авылында сайлаулар оешкан төстә бара, сайлаучылар актив катнашалар

Авыл халкы таң әтәче белән үк уянырга ияләнгән инде ул. Сәпәй авылы сайлау участогына иртә таңнан ук сайлаучылар агыла башлады. Мөһим чараны Әнис хәзрәт изге дога укып башлады. Шуннан соң авыл халкы чират тора-тора үз гражданлык бурычларын үтәргә керештеләр. Ул арада "Азнакай"АФ ның Сәпәй бүлекчәсе машина-трактор паркыннан Таһир Хурамшин барлык...

Авыл халкы таң әтәче белән үк уянырга ияләнгән инде ул. Сәпәй авылы сайлау участогына иртә таңнан ук сайлаучылар агыла башлады. Мөһим чараны Әнис хәзрәт изге дога укып башлады. Шуннан соң авыл халкы чират тора-тора үз гражданлык бурычларын үтәргә керештеләр. Ул арада "Азнакай"АФ ның Сәпәй бүлекчәсе машина-трактор паркыннан Таһир Хурамшин барлык хезмәткәрләрен берләштереп төяп алып килде. Аннан фирма, ындыр табагы хезмәтчәннәре дә күренде. Әнә шулай бергәләп, бердәм булып сайладылар агрофирманың Сәпәй бүлекчәсе хезмәткәрләре. Әбәткә инде 100 процент сайлап та бетергәннәр иде.

Шау-гөр килеп кемнәр керә икән дисәң, Кашаповлар гаиләсе икән. Фәүзелҗәннәт апа аның уллары - Рәсим белән Расих, кызлары - Фәридә, киленнәре - Фирүзә һәм Светлана, кияүләре Айрат.

- Менә барысын да җыеп алып килдем әле, ди династия башында торучы Фәүзелнаҗәт апа. - Беребез дә ил язмышына битараф кала алмыйбыз. Берүк ил-көннәребез тыныч булсын! Җитәкчеләребез дөрес хакимлек итеп, гадел булсыннар!

Сәпәйлеләр - актив халык. Иртәнге 10нарга аларның яртысы, ә көн үзәгенә 70 проценты үз гражданлык бурычын үтәргә өлгергән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәпәй авылында сайлаулар оешкан төстә бара, сайлаучылар актив катнашалар