Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген матур яшибез, иртәгә тагы да яхшырак яшәү өчен

Кичә генә коеп яңгыр ява иде. Бүген исә ялтырап кояш чыккан. Әйтерсең лә, сайлауга баручылар өчен табигать тә үз шартларын тудыра. Азнакай муниципаль районында үз гражданлык бурычларын үтәргә килүчеләр саны кимеми. Азнакайдагы 2 нче мәктәпкә урнашкан 514 нче сайлау участогында да шундый ук җанлылык күзәтелә. - Сайлаулар оешкан төстә бара,...

Кичә генә коеп яңгыр ява иде. Бүген исә ялтырап кояш чыккан. Әйтерсең лә, сайлауга баручылар өчен табигать тә үз шартларын тудыра. Азнакай муниципаль районында үз гражданлык бурычларын үтәргә килүчеләр саны кимеми. Азнакайдагы 2 нче мәктәпкә урнашкан 514 нче сайлау участогында да шундый ук җанлылык күзәтелә.
- Сайлаулар оешкан төстә бара, сайлаучылар актив катнашалар. Бигрәк тә иртәнге якта үз тавышын бирергә килүчеләр күп булды. Участокта якынча исәпләүләр буенча сайлаучылар исемлегенең 50 проценты үз тавышын бирергә өлгерде, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Динара Гомәрова.
Әнә иңнәренә ап-ак йомшак шәл япкан, көләч йөзле Клавдия Синеглазова да үз гражданлык бурычын үтәргә килгән. "Ничек матур киенгән бу әбием" , - дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем. Минем уйларымны укыгандай, сөйли дә башлады:
- Бу шәлемне 90 яшемә район башлыгы бүләк иткән иде, - диде ул. - Бик рәхәт итеп, җитәкчеләребезнең ихтирамын, ярдәмен тоеп яшибез бит әле. Киләчәктә дә яшәгән җиребезне тагын да үстерергә сәләтле иң лаеклы, игътибарлы кандидатларга тавышымны бирәм.
Сайлаулар барышын партия вәкилләре күзәтә.
- Сайлаулар гадел, чиста уза, закон бозу очраклары ачыкланмады, - диләр алар.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген матур яшибез, иртәгә тагы да яхшырак яшәү өчен