Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сайлауларга беренче килүчегә бүләк тапшырылды

Азнакайның 9 нчы мәктәбендә урнашкан 508 нче сайлау участогында иртәдән үк зур җанлылык күзәтелә. Ишекләр ачылганчы ук, халык шактый җыелган иде. - Эшкә барасы бар, шуңа күрә иртәләдек. Ел да шулай беренчеләрдән булып киләбез. Еллар тыныч булсын, хезмәт хаклары, пенсияләр артсын дип телибез, - диләр Яңа Юл бистәсендә яшәүче Наилә...

Азнакайның 9 нчы мәктәбендә урнашкан 508 нче сайлау участогында иртәдән үк зур җанлылык күзәтелә. Ишекләр ачылганчы ук, халык шактый җыелган иде.

- Эшкә барасы бар, шуңа күрә иртәләдек. Ел да шулай беренчеләрдән булып киләбез. Еллар тыныч булсын, хезмәт хаклары, пенсияләр артсын дип телибез, - диләр Яңа Юл бистәсендә яшәүче Наилә һәм Рамил Гыйләҗевлар.

Аларга, беренче сайлаучылар буларак, бүләк тә тапшырылды.

Нәфисә һәм Илгиз Фәтхуллиннар да шулай гел беренчеләрдән булып килергә күнеккән.

508 нче сайлау участогында барлыгы 1504 сайлаучы исәпләнә.

- Сайлаучыларыбыз һәрвакыт актив. Яңа Юл бистәсендә яшәүләренә карамастан, зур җаваплылык тоеп, беренче сәгатьләрдә үк тавыш бирергә ашыгылар. Быел аеруча нык активлык сизелә, - ди сайлау участогы рәисе Гаяз Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сайлауларга беренче килүчегә бүләк тапшырылды