Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәүге тапкыр сайлаучыларга – шоколадлар

Көн кичкә авышып бара. Сайлау участокларында төштән соң халыкның активлыгы бераз сүрелберәк киткән иде, биш тулганда участокларда җанлылык шактый артты. Әнә, шәһәребезнең гимназия бинасында урнашкан 511нче участокта да бала-чагаларын иярткән яшь гаиләләр, урта яшьтәгеләр торган саен күбрәк күренә. Әйе, халык көннең кояшлы торуыннан файдаланып, бәрәңге алырга ашыккандыр, авылларга әти-әниләренең хәл-әхвәлен...

Көн кичкә авышып бара. Сайлау участокларында төштән соң халыкның активлыгы бераз сүрелберәк киткән иде, биш тулганда участокларда җанлылык шактый артты. Әнә, шәһәребезнең гимназия бинасында урнашкан 511нче участокта да бала-чагаларын иярткән яшь гаиләләр, урта яшьтәгеләр торган саен күбрәк күренә. Әйе, халык көннең кояшлы торуыннан файдаланып, бәрәңге алырга ашыккандыр, авылларга әти-әниләренең хәл-әхвәлен белешергә, бакчада ярдәм итешергә кайтучылар да булгандыр. Инде эшләрен төгәлләп, җиңел сулап, алар менә сайлауга килгән.

-Иртәнге якта халык күп агылды, бюллетеньнәр алуга чират та тордылар. Иртәнге 9.30 сәгаткә 159 кеше тавыш бирсә, 14.30 сәгатькә аларның саны 752 булды. Инде менә тагын халыкның аактивлашуын күрәбез. Бу ел да шулай була, кем көнен ничек көйли, эшен ничек планлаштыра бит. Быел яшьләр бик актив. Гаиләләрнең парлап килүе үзе бер матур күренеш. Өйләренә барып сайлау оештырылса да, физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребезнең күбесе үзләре килде, күрәсең, көн матур, йөреп кайтыйк, дигәннәрдер.

Участокта тәртип, комиссия әгзалары һәр сайлаучы белән ачык итеп исәнләшеп, тиз арада бюллетеньнәр тоттыралар. Тәүге тапкыр тавыш бирүче 11 егет-кызга тәмле күчтәнәч - шоколодлар әзерләгәннәр.

Эчке эшләр бүлеге, МЧС хезмәткәрләре тәртип һәм иминлек сагында.

-Бер генә сайлаудан да калганым юк, - ди тавыш бирергә балалары, оныклары белән килгән Җүәйрә апа Сәгытдинова. - Еллар тыныч, тормышлар бәрәкәтле булсын. Биш бала үстердем. Яшьләргә эш урыннарын күбрәк ачсыннар иде, тавышымны шул теләкләрне әйтеп бирдем.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәүге тапкыр сайлаучыларга – шоколадлар