Азнакайның иң өлкән сайлаучысына – 102 яшь!
Азнакайның иң өлкән сайлаучысына - 102 яшь! Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый. Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган....
Азнакайның иң өлкән сайлаучысына - 102 яшь!
Бүген илнең төп сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар уза. Сайлау участоклары сайлаучыларга сәгать сигездә үз ишекләрен ачтылар. Һәрберсендә бәйрәмчә атмосфера, матур көйләр яңгырый. Авылларда үзешчәннәр халыкны күңелле җырлар белән каршылый. Шулай ук сайлау участокларында ашамлыклар сату, кул эшләре күргәзмәләре оештырылган. Иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык күзәтелә.
Районыбыз һәм шәһәребездә 63 меңнән артык кеше яши. Аның 50 меңнән артыгы сайлау яшендә. Барлыгы 62 сайлау участогы бар, аның 42 се - районда, 20 се - шәһәрдә. Районда - 23057, шәһәрдә 27701 сайлаучы теркәлгән. Иң күп сайлаучылар (2 меңнән артык) Актүбәдә - 530, 531, 532 нче сайлау участокларында, иң азы (93 кеше) - Баланлы Бүләктәге 565 нче сайлау участогында.
Җитди сәбәпләр аркасында үз участокларында тавыш бирә алмаган 500 дән артык азнакайлы беркетмә таныклык алган. Алар нигездә студентлар, командировкага баручылар һәм башкалар.
Азнакайга чит төбәкләрдән командировкага килүчеләр 513 нче сайлау участогында тавыш бирә алалар.
Сырхауханәдә ятучылар янына тавыш бирү өчен гаризалары буенча өстәмә исемлек нигезендә 523 нче сайлау участогыннан киләчәкләр. Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар йортындагы 101 кеше өчен дә 523 нче сайлау участогында шундый тәртиптә тавыш бирү оештырылган.
Районның иң яшь сайлаучысы - Гөлзирәк Гәрәйшина. Ул Әсәй авылы кызы, Әлмәттә медицина көллиятендә белем ала.
- Моңа кадәр әти белән әнинең матур итеп киенеп, зур бәйрәмгә барган кебек сайлауга киткәнен карап кала идем. Менә үземә дә шундый бәхетле һәм җаваплы көн килде. Әлбәттә, дулкынландыра, тормышымда беренче җитди сәяси адым бит, - ди ул.
Районда беренче килүчеләргә һәм беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Ә районның иң өлкән сайлаучысына 102 яшь! Ул Сарлыда гомер кичерүче Сәхипҗамал Гыйләҗетдинова. Гомере буе колхозда тырыш хезмәт куйган ветеран, сигез бала үстергән Герой-Ана бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә яши. 13 оныкның һәм 32 оныкчыкның, 2 оныкчык баласының яраткан әбисе ул.
- Шушы яшенә җитеп, бер генә сайлаудан да калганы юк, - ди 556 нчы сайлау участогы рәисе Нурия Нуркаева.
Һәрбер сайлау участогында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган.
Көндезге 12.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча сайлаучыларның шәһәрдә - 36,3, районда 49,7 проценты тавыш биргән. Баланлы Бүләктә исемлектә булган 93 кешенең барсы да тавыш биргән.
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев