Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сайлаулар халыкның актив катнашында үтте

Азнакайлылар - актив халык. 18 сентябрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде. Авылларда да, шәһәрнең үзендә дә сайлаучыларның күпчелеге тавыш бирергә иртәнге якта һәм төштән соң агылды. Кичке якка халык шактый сирәгәйгән иде, ә инде эңгер иңүгә сайлау участокларына килүчеләр берәм-сәрәм генә күренде....

Азнакайлылар - актив халык. 18 сентябрь - Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайлаулар үткән көнне бу аеруча сизелде. Авылларда да, шәһәрнең үзендә дә сайлаучыларның күпчелеге тавыш бирергә иртәнге якта һәм төштән соң агылды. Кичке якка халык шактый сирәгәйгән иде, ә инде эңгер иңүгә сайлау участокларына килүчеләр берәм-сәрәм генә күренде. Алары да нигездә ерак юлдан кайтучылар.
Азнакай муниципаль район территориясендәге 42, шәһәрдәге 20 сайлау участокларының барсында да сайлаулар тиешле югарылыкта оештырылып, бернинди "чп"ларсыз, хокук сакчылары катнашында, имин үтте. Аларның һәркайсында партияләрдән һәм җәмәгать күзәтүчеләре булды. Тавыш бирү вакыты төгәлләнгән 20.00 сәгатькә якынча исәпләүләр буенча районда барлык сайлаучыларның - 82,72, шәһәрдә 83,3 проценты тавыш бирүдә катнашкан.
Бу минутларда барлык сайлау участокларындагы комиссия әгъзалары бюллетеньнәрне санау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сайлаулар халыкның актив катнашында үтте