Шигырь уку бәйгесендә катнашучыларны бүләклибез!
БӘЙГЕЛӘР

Шигырь уку бәйгесендә катнашучыларны бүләклибез!

Бөек шагыйребезнең олуг бәйрәме көнне - 26 апрельдә район үзәк китапханәсендә җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы була.

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Маяк” газетасы редакциясе үзенең aznakaevo-rt.ru сайтында мәктәп укучылары һәм кече яшьтәге балалар арасында сәнгатьле шигырь уку бәйгесе уздырды. Редакциябезгә бик күп видеоязмалар килде. Анда катнашучыларга һәм конкурсантларга тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Бөек шагыйребезнең олуг бәйрәме көнне - 26 апрельдә 14.30 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләү тантанасы була. Барлык конкурсантларны да көтеп калабыз.

Фото https://pixabay.com

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев