Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

Азнакайда ТАТМЕДИА уздырган акция призерын бүләкләделәр

Сирина Галиева 1905,72 сумлык газета-журналга язылган.

(Азнакай, 6 сентябрь, "Маяк", Таңсылу Саниева). Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте инде берничә ел дәвамында иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә.

Азнакай районы Урманай авылында гомер кичерүче Сирина Галиева әлеге бәйгедә катнашып, берьюлы ике бүләккә лаек булды.

Сарык йоныннан юрган һәм "ТАТМЕДИА" АҖнең махсус призын Сирина Галиевага "МАЯК" газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов тапшырды.

Сирина апа – 42 ел хезмәт гомерен китапханә эшенә багышлаган Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре. Беренче яртыеллык өчен ул тугыз төрле газета-журналга язылган булган.

– Газета-журналларга бәйгедә катнашу өчен генә дип язылганым юк, без кечкенәдән укып үстек. Матбугатсыз, рухи азыксыз тора алмыйм. Моңа кадәр “Идел”, “Салават күпере” журналлары уздырган иҗади бәйгеләрдә дә катнашып, бүләкле урыннарга ирешкәнем булды.

Һәр басманы сагынып көтеп алам. Аеруча кешеләр язмышы турындагы язмалар, фәнни-публицистик әсәрләр күңелемә якын.

Район газетасыннан аерылган юк дисәң дә, һич ялганлау булмас, аны иң беренче укыйм, аннан – башкасын.

Бүген телевидение, интернет алга киткән заманда яшәсәк тә, алар бервакытта да газета-журналны, китапны алыштыра алмаячак. Шуңа күрә балаларда кечкенәдән укуга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Буш вакытларыңда кулыңа газета һәм журнал алып укуга ни җитә?! Аның исләре үк җанга якын бит, – ди Сирина апа.

"Газета-журналларга язылган өчен – телевизор" акциясе алга таба да оештырылачак. Шуңа күрә форсатны кулдан ычкындырмагыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев