Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БӘЙГЕЛӘР

АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә

АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә Синең әниең турында бар дөнья беләчәк! Әни - һәркем өчен иң кадерле һәм иң якын кешедер. Син исә үз әниеңне гадәти булмаган һәм аның күңеленә хуш киләрлек ысул белән котлый аласың! Әниең турында инша...

АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Азнакай районы мәктәпләре укучылары арасында Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә

Синең әниең турында бар дөнья беләчәк!

Әни - һәркем өчен иң кадерле һәм иң якын кешедер. Син исә үз әниеңне гадәти булмаган һәм аның күңеленә хуш киләрлек ысул белән котлый аласың!

Әниең турында инша яз, аның иң яхшы фотосурәтен беркет һәм aznakaevo.online@mail.ru адресына хат җибәр. Иң яхшы эшләрне без сайтның БӘЙГЕЛӘР бүлегендә бастырачакбыз һәм рәсми пабликларыбызга таратачакбыз.

Шул рәвешле бар дөнья синең әниеңнең нинди яхшы кеше икәнен беләчәк! Бу аның өчен Әниләр бәйрәменә иң күркәм бүләк булачак! Синең аңа булган мәхәббәтең дөньядагы бер байлыкка да тиң булмас!

Бәйге шартлары бик гади: үз әниең турында инша яз. Аның иң уңган якларын тасфирлап бир. Азнакай әниләре нинди алар - безнең бу хакта бик беләсебез килә!

Бу иҗади эш (эссе, очерк, хикәя) "Кояш гомере телим мин әнием сиңа" темасын ачып бирергә тиеш. Күләме - 1-3 битлек (Times New Roman, 14 шрифт). Иншага матур исем куеп, үз исем-фамилияңне, ничә яштә булуыңны һәм кайсы мәктәптә укуыңны язарга онытма.

Бәйге иншалары 2016 елның 14 ноябреннән 20 ноябренә кадәр кабул ителәчәк.

Җиңүчеләр яшь буенча өч төркемдә билгеләнәчәк:

1 төркем - 6 - 8 яшь;

2 төркем - 9 - 12 яшь;

3 төркем - 13 - 18 яшь.

Искиткеч хәбәр - 3 җиңүчене www.aznakaevo-rt.ru сайты укучылары онлайн тавыш бирү аша билгелиячәк.

Башта редакция өч төркемдә дә иң яхшы 3 иншаны сайлаячак. Әлеге сайлау 2016 елның 21 ноябрендә узачак.

Сайланган 9 инша АЗНАКАЕВО сайтының БӘЙГЕЛӘР бүлегенә урнаштырылачак.

Конкурсантлар өчен тавыш бирү 2016 елның 22 ноябрендә 10.00 сәгатьтә башланачак һәм 2016 елның 24 ноябрендә 17.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Җиңүчеләр редакция Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Җиңүчеләр турында мәгълүмат АЗНАКАЕВО сайтында һәм "Маяк" газетасы битләрендә бастырылып чыгачак!

>>>Положение МОЯ МАМА ЛУЧШАЯ НА СВЕТЕ(2).doc<<<

Бәйгенең шарты - әти-әниеңә безнең "Маяк" газетасына язылырга тәгъдим ит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм "МАЯК" ГАЗЕТАСЫ Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АЗНАКАЕВО ОНЛАЙН һәм