Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшәү – үзе батырлык

    Дүрт саны төгәл, исән-имин кешеләр инвалидлык коляскасына утырган, кул-аягы имгәнгәннәрнең хәлен бик аңлап бетерми. Безнең кызгануга мохтаҗ түгел алар. Киресенчә, көчле рухлы булулары, тулы канлы тормыш белән зарланмыйча, куанып яшәүләре белән сокландыралар. Азнакай районы инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова белән әңгәмәдән соң, моңа кабат инанасың. - Канәгать Кибашевна,...

    Дүрт саны төгәл, исән-имин кешеләр инвалидлык коляскасына утырган, кул-аягы имгәнгәннәрнең хәлен бик аңлап бетерми. Безнең кызгануга мохтаҗ түгел алар. Киресенчә, көчле рухлы булулары, тулы канлы тормыш белән зарланмыйча, куанып яшәүләре белән сокландыралар. Азнакай районы инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Канәгать Якупова белән әңгәмәдән соң, моңа кабат инанасың.


    - Канәгать Кибашевна, гади генә бер сорау: җәмгыять ничек яши?
    - Февраль аенда авыл җирлекләрендә беренчел оешма рәисләрен билгеләү буенча отчет-сайлау җыелышлары узды. Сайлаулардан соң, аларны укыту буенча семинар-киңәшмәләр үткәрдек. Бер үк вакытта оешмаларда башкарылырга тиешле җәмәгатьчелек эшләре турында да фикер алышу булды. Болар: аяк киемнәрен ремонтлау, чәчтараш хезмәте, ритуаль товарлар хәзерләү, домофоннар өчен ачкычлар ясау, эретеп ябыштыру хезмәте һәм башкалар. Бу өстәмә акча чыганагы, анда эшләүчеләр өчен стимул да булып тора. Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары күрсәтелгән барлык төр хезмәтләрдә дә 5 процент ташламалардан файдалана. Һәрбер әгъза белән аңлату эшләре алып бару, аларны җәмгыятькә керергә өндәү, взнос җыю, район һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү - беренчел оешма рәисләренең төп бурычлары әнә шулардан тора. Беренче яртыеллыкта безнең оешмага 120 кеше әгъза булып керде.
    Квартал саен беренчел оешма рәисләре катнашында идарә утырышы уздырыла. Анда башкарылган эшләргә йомгак ясыйбыз, алда торган бурычларга тукталабыз. Бу уңайдан авыл җирлекләре башлыкларына гозерем дә бар - оешма рәисләренең катнашуын тәэмин итсәләр иде. Актүбә бистәсе инвалидлар оешмасы җитәкчесе Л.Кәрамова, Бирючевкадан М.Милачева, Карамалыдан Р.Камалова, Үчәлледән М. Солтановалар актив кына эшләп килә.
    Актүбәлеләргә аерым туктасым килә. Анда 500 дән артык инвалид яши. Бистә инвалидлар оешмасы рәисе итеп Л.Кәрамова билгеләнде, бина бирелде. Шунда ук сәүдә ноктасы ачарга, керемнәр хисабына эш урыннары булдырып, венок һәм кәрҗиннәр ясау цехы оештырырга уйлап торабыз.
    Л.Кәрамова инициативасы белән бистә җитәкчелеге белән берлектә "Игелек кыл!" шәфкатьлелек концерты булды. Анда адреслы ярдәм күрсәтелеп, бүләкләр тапшырылды. Биредә шулай ук Азнакай район һәм шәһәр мәдәният сарае артистлары да чыгыш ясады. Чараны оештыруда зур активлык күрсәткән Актүбә бистәсе башлыгы Р. Галиева һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе И. Сәгыйтовка зур рәхмәтлебез.
    Актүбәлеләр үзешчән сәнгать тәркеме дә оештырып җибәрде. Мөслим районында концертлар куярга да өлгерделәр. Киләчәктә районыбыз авылларына чыгачаклар. Кунак ашы, кара-каршы, дигәндәй. 20 августта мөслимлеләр һәм лениногорскийлылар үзләре килде. Гагарин исемендәге Мәдәният йорты артистлары белән берлектә куйган концертларын халык яратып карады.
    Бу елның март аенда Гагарин урамы 35 нче йортта "Азнакай сувенирлары" халык промыселы йорты ачылу район тарихында зур вакыйга булды. Коммуналь чыгымнар өчен җирле бюджеттан 100 мең сум күләмендә акча бүленде. Иганәчеләр дә ярдәм күрсәтте. Янгын сигнализациясе һәм электр челтәре үткәрелде. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга эш урыннары булдыру шарты белән шәхси эшмәкәрләр Г.Герк һәм И.Сәлахова белән килешү төзелде. Алар 12 кешене эш белән тәэмин итте.
    Гомумән, биредә һәркем үз иҗат җимешләрен күргәзмәгә куя ала. Инвалид балалар тәрбияләүче әниләр җәмгыяте дә шушы бинада. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга тулы канлы тормыш белән яшәү шартлары булдырган өчен район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов һәм башка оешма, предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләргә җәмгыять әгъзалары исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.
    Соңгы вакытта районыбызда физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру, коммерция эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Коммерция эшчәнлеге үз акчабызны булдырырга ярдәм итә. Без быел беренче тапкыр "Чулпан" талантлы балалар бәйгесендә катнаштык. Анда безнең оешма "Шәфкатьлелек" номинациясендә чыгыш ясады, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә катнашып, без дә үз өлешебезне керттек.
    Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында безнең оешма "Җиңү иреге өчен" номинациясендә катнашучыга приз әзерләп тапшырды.
    Физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында талантлы кешеләр күп. Уразай авылыннан рәссам Д.Хафизов дебюты да әлеге бинада үз югарылыгында үтте. Анда предприятие, оешма җитәкчеләре, танылган рәссамнар катнаштылар. 14 августта аның әсәрләре Казан шәһәрендәге "Эбиволь" күргәзмә залына куелды.
    Транспорт белән физкультура һәм спорт идарәсе начальнигы Рәфис Минниханов ярдәм итте. Оешма-предприятие җитәкчеләре юбилярлар, төрле чараларга әллә кайлардан бүләк эзләп йөргәнче, аларны сәнгать йортыннан алсалар, кулдан ясалган чын иҗат әсәрләре сатып алу белән бергә, районыбызда халык промыселының үсешенә дә ярдәм итәрләр иде.
    Яз көне шагыйрә Гөлсирин Гобәйдуллинаның иҗат кичәсе булды. Аның шигырьләренә язылган җырлар районда гына түгел, республика күләмендә дә яңгырый. Район инвалидлар җәмгыяте аны "Казан утлары" журналына подписка белән бүләкләде. Киләчәктә аның яңа җыентыгын чыгару өстендә эшлибез.
    Физик мөмкинлекләре чиклеләр иң күп газета-журнал укучылар. Икенче яртыеллыкка 22 кеше "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Маяк", "Шәһри Казан", "Өмет" газеталарына яздырылды. Газета-журналлар алдыруда "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең ныклы ярдәмен тоябыз.
    укучы балалар белән берлектә җәмгыятебез мохтаҗларга төрле эшләрдә ярдәм итү буенча да эш алып бара. Мәсәлән, татар гимназиясендә тимурчылар командасы төзелеп, балалар өлкән яшьтәгеләргә даими рәвештә идән, тәрәзәләр юу, җир участокларын казуда булышалар.
    Бөгелмә шәһәрендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте бүлеге эшләп килә. Азнакай районында шундый 200дән артык кеше яши. Бу уңайдан гомуми җыелыш җыйдык, анда 6 кешедән торган эшче төркем сайланды, еллык чаралар планы эшләнде.
    - "Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә", - диләр. Кайбер биналарга керү юлында текә пандусларны күреп, аптырап куясың. Нигә икән алар? Аннан сәламәт көе дә менеп-төшеп булмый бит.
    - "Уңайлы мохит" программасы буенча мин эшче төркем комиссиясе составына керәм. Бу уңайдан шуны әйтеп узасым килә. Оешма, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр башта пандус ясыйлар, аннан соң имза куйдырырга киләләр. Ә объектка чыккач, пандусларның еш кына тиешле таләпләргә туры килмәвен күрәсең. Әле хәтта: "Инвалидлар өеннән чыкмый ул", - дип тә әйтеп куялар. Ә бит әлеге программа нәкъ менә физик мөмкинлекләре чиклеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, алар бар җиргә бара алсын өчен эшләнә түгелме? Пандуслар аша инвалид-колясочниклар гына түгел, ә бәлки өлкән яшьтәгеләр, авырлы хатын-кызлар, яшь балалы әниләр дә йөри бит. Төзелеш эшләрен башлаганчы инвалидлар оешмасы белән килешергә кирәк.
    - Үзәккә үткән проблемалар була. Сездә дә бардыр ул?
    - Иң үзәккә үткәне - транспорт булмау. Оешма эше белән йөргәндә ул бик тә кирәк. Икенче проблема - бинага - ремонт эшләре уздыру. Ремонттан соң, биредә инвалидлар өчен прокатка аксессуарлар бирү, кием-салым ремонтлау, тегү остаханәсе булдырырга мөмкин булачак.
    - Хәзер әби-бабайларыбыз да компьютер, интернеттан башка яши алмый.
    - Әлбәттә. Безнең җәмгыятьнең дә үз сайты булдырылды. Азнакайлылар azntrovoi.ru сайты аша кереп, үзләрен кызыксындырган сорауларын, тәкъдим-киңәшләрен бирә, яңалыклар белән таныша һәм гомумән, аралаша ала.
    Әңгәмәдәш Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: