Көзге өмәләр үзенең иң матур мәлендә
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзге өмәләр үзенең иң матур мәлендә

Әсәй авылында чын мәгънәдәге зур бердәмлек күренеше булды.

Мәктәп ихатасы һәм бакчасы төзекләндерелергә тиешле барлык эшләр башкарылды. Авыл җирлегендәге эшләргә ярдәмгә Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбе коллективы килде.

Көзге яфракларны җыю, бакча эшләрен үтәү –  барысы да бергәләп, бердәм һәм күңелле итеп башкарылды. 

Шәһәр мәктәбе укытучылары һәм хезмәткәрләре авыл халкына бик зур ярдәм күрсәтте. Мондый гамәл –  мәктәпләр арасындагы дуслык һәм бердәмлекнең тирән мәгънәле мисагы. 

Чыганак :  Азнакай районы Советының матбугат хезмәте

 

 

 


Нет комментариев