Азнакай районы Актүбә бистәсе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Фоторепортаж : Рамиль Исламов
29 августта Актүбә бистәсендәге «Барс» спорт мәктәбе стадионы зур бәйрәм мәйданчыгына әверелде. Бу көнне тарих, мәдәният һәм заманча иҗат бергә кушылып, җирле халык һәм кунаклар берьюлы берничә мөһим датаны билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы көне, Азнакай районының 95 еллыгы, «Азнакайнефть» идарәсенең 70 еллыгы һәм яраткан Актүбәләренең 70 еллыгы аларны бергә җыйды.
Бәйрәмне хезмәт коллективлары тантаналы парад белән ачып җибәрделәр. Марсель Шәйдуллин Азнакай районының үсешен Актүбә халкының фидакарь хезмәтеннән һәм күңел юмартлыгыннан башка күз алдына да китереп булмый, дип билгеләп үтте. Сәхнәдән мәртәбәле кунаклар, «Татнефть» генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Альберт Нурмиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритовның җылы котлау сүзләре яңгырады.
Шушы еллар эчендә безнең яраткан бистәбез мәртәбәле юл үтте. Республика җитәкчелегенә, "Татнефть" кә, барлык хезмәт коллективларына, якташларыма дөньякүләм масштабтагы проектларны гамәлгә ашырганнары өчен ихлас рәхмәт. Актүбәбез алга таба да чәчәк атсын. Юбилеең белән, сөекле бистәбез!
– дип мөрәҗәгать итте Актүбә башлыгы Александр Севостьянов.
Бистә депутаты, «Азнакай горизонты» ширкәте җитәкчесе Рөстәм Бәдриев, поселок Ромашкино нефть чыганагы ачылу белән беррәттән формалашуын, бирегә бөтен Союздан белгечләр, эшчеләр килүен, шуңа күрә Актүбәнең үзенчәлекле менталитеты, аерым бер җаны барлыгын билгеләп үтте.
Бу көнне ветеран-нефтьчеләргә, бистәне беренче төзүчеләргә, волонтерларга, мәдәният хезмәткәрләренә, спортчыларга, укытучыларга, табибларга – туган як иминлегенең ышанычлы нигезен тудыручыларга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Актүбә бүген – ул киләчәк җирлегенең уникаль моделе һәм кыю үсеш үрнәге, бистәдә заманча технологик алымнар кертелә, биотехнологик кластер үсә, яңа эш урыннары булдырыла һәм яшәү өчен уңайлы, уйланылган мохит формалаша.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев