Азнакаево
  • Рус Тат
  • Болгарга сәяхәт

    «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге, профком комитеты нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бертөркем нефтьче ветераннарга бәйрәм бүләге булыр дип Бөек Болгар шәһәренә экскурсия оештырды. 1431 елда бөек Болгар дәүләтенең туфрак белән тигезләнүенә 581ел вакыт үткән. Әмма шәһәр турындагы матур легендалар халык күңелендә әле булса саклана. Болгар 670 елларда Кубрат ханның өлкән улы Байан...

    «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчелеге, профком комитеты нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бертөркем нефтьче ветераннарга бәйрәм бүләге булыр дип Бөек Болгар шәһәренә экскурсия оештырды.
    1431 елда бөек Болгар дәүләтенең туфрак белән тигезләнүенә 581ел вакыт үткән. Әмма шәһәр турындагы матур легендалар халык күңелендә әле булса саклана. Болгар 670 елларда Кубрат ханның өлкән улы Байан тарафыннан оештырылган бәйлектән үсеп киткән шәһәр дип фаразлана. Күршесе Биләрдән аермалы буларак, ул сәяси һәм хәрби шәһәр генә булмыйча, икътисад һәм сәүдә өлкәсендә алга киткән була. Ул гына да түгел, Европа белән Азия уртасында форпост ролен үти. Кайчандыр шаулап яшәгән, Идел буе шәһәрендәге Болгарны масштабы ягыннан Урта диңгез буендагы Константинополь шәһәре белән генә чагыштырып булган. Аның икътисады күбрәк тышкы сәүдә белән бәйле була. Татарның тальян гармуны да шул чорларда Италия белән сәүдә итү чорында кайткан уен коралы дип фаразлана түгелме соң? Идел буе шәһәрләре арасында Болгар аерым урын тоткан. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән "Болгар" фонды башкарган зур масштаблы эшләрнең нәтиҗәсен күргәннән соң, борынгы болгарның тарихи йөзен тагын да яхшырак күзаллыйсың. Үзенең тарихи ватаны дип санаган, яки борынгы тарих белән кызыксынган кешеләрнең бу изге җиргә килеп аяк басуы соңгы елларда бермә-бер арткан. Без килгән көнне генә дә Самара, Ульяновск шәһәрләреннән зур автобуслар тулы туристлар килгән иде. Үз машиналары белән килүчеләр дә шактый. Халык бирегә рухи чистарыну, борынгы бабалары рухына дога кылу өчен килә.
    Соңгы елларда яңабаштан торгызылган биналар күз явын алып тора: дөньядагы иң зур изге Коръән сакланган музей, зур манара, хан сарае, хуҗалык биналары, икмәк музее комплексы, Ак мәчет, туристлар шәһәрчеге, төзелеп килгән порт һәм сәүдә комплексы... Киң колач белән казу эшләре алып барыла. Кеше тереклек иткән әле тикшереләсе урыннарның бик күп булуы ачыкланган. Риваятьләргә караганда, кайсыдыр кабердә хан казнасы күмелгән булуы да ихтимал. Археологик эзләнүләр вакытында табылган әйбер тикшерелгәннән соң, шундагы музейларга куела.
    Нефтьче ветераннар борынгы шәһәрнең тарихы белән якыннан таныштылар, гидның эчтәлекле хикәятен тыңладылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Икмәк музеенда үзләренең авыр яшьлекләрен искә төшерделәр. Шулай булмый соң, анда куелган экспонатларның күбесен алар үзләре тотып яки янында торып эшләгән бит. Ашханәдә алар өчен тәмле төшке аш хәзерләнгән иде. Шунда ук пешерелгән хуш исле икмәкне күчтәнәчкә дә алдылар. Яңарак ачылган тоташ ак мәрмәрдән төзелгән Ак мәчеткә кереп, өйлә намазын укып чыгучыларның кәефе тагын да күтәрелеп китте... Кыскасы, шундый күңелле, кызыклы, тәэсирле экскурсия оештырганнары өчен "Татнефть" ААҖ, идарә җитәкчеләренә ветераннар зур рәхмәтле.

    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: