Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге парламент составы өчен тавыш бирде

22 декабрьдә Үзбәкстан республикасында парламентка сайлаулар уза. Әлеге мөһим вакыйгадан үз туган илләреннән еракта яшәүчеләр дә читтә калмады. Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә урнашкан сайлау участогына килеп, 106 кеше үз республикасы парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирде.

Бүгенге көндә Актүбә битсәсендә гомер кичерүче Гүзәл ханым бирегә 2006 елда ук күченеп кайткан.

– Әнием, биредә туган, шунда үскән булган. Шуңа ирем вафатыннан соң мин өч баламны алып, монда кайтып төпләндем. Алар татар һәм рус телләрен камил беләләр, инде үз тормышларын кордылар. Үзбәкстанда бик күп туганнарыбыз калды, сайлауга да аларның якты киләчәге өчен тавыш бирергә дип килдем, – ди Гүзәл.

Анакайда алдан тавыш бирүне Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге вәкилләре үткәрде.

– Безнең сайлау участогы вәкилләре 12 декабрьдән алып 18 енә кадәр район-шәһәрләрдә эшләячәк. Республика парламентына соңгы сайлаулар 2014 елда булган иде. Ул вакытта илчелектә исәптә торган гражданнар гына тавыш бирүдә катнаша алды. Быел илебез киләчәгенә битараф булмаган һәр Үзбәкстан гражданы тавыш бирергә килә ала. Моның өчен бары тик паспортың булу гына кирәк, – диде Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы, сайлау комиссиясе рәисе Фариддин Насриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев