Азнакайлыйлар Чаллы дельфинариена сәяхәт кылды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыйлар Чаллы дельфинариена сәяхәт кылды

Азнакай районы инвалидлар җәмгыяте әгъзалары Яр Чаллы шәһәрендәге дельфинарийда булып, матур тәэсирләр белән кайтты.

Кояшлы көзге көндә оештырылган сәяхәтнең иң истәлекле мизгеле бер сәгать дәвам иткән дельфиннар тамашасы булды. Аларның һәр чыгышын зур кызыксыну белән карадык. Безгә бу чираттагы сәяхәтебезне оештырырга ярдәм иткән Рамил Шәйхлисламовка бик рәхмәтлебез,

– ди инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Хәбибуллина. 

Быел гына да Рамил Рәис улы җәмгыять әгъзалары өчен инде өченче тапкыр бушлай сәяхәт оештырырга ярдәм иткән. 


Нет комментариев