Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ата баласы хата булмас

    Легендар шәхес Кайдандыр укыганым бар, Галәм киңлекләрендә инде күптән, хәтта моннан берничә гасырлар элек сүнеп таркалган йолдызларның яктысы һаман да яши, ди. Әйе, үзләре сүнгән булса да, нурлары әле һаман безгә килә, кара төннәрдә күгебезне бизи, барыр юлыбызга яктылык сибә икән. Замандашым Зөфәр Газиз улы Шәйдуллинны шул йолдызларның берсенә тиңләр...

    Легендар шәхес


    Кайдандыр укыганым бар, Галәм киңлекләрендә инде күптән, хәтта моннан берничә гасырлар элек сүнеп таркалган йолдызларның яктысы һаман да яши, ди. Әйе, үзләре сүнгән булса да, нурлары әле һаман безгә килә, кара төннәрдә күгебезне бизи, барыр юлыбызга яктылык сибә икән. Замандашым Зөфәр Газиз улы Шәйдуллинны шул йолдызларның берсенә тиңләр идем мин.
    Юлларыбыз беренче тапкыр моннан дистә еллар элек Казанда, Республика авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында кисеште аның белән. Яшь идек, эш өчен янып йөргән чаклар. Аның киләчәк елларга үз алдына куйган планнары зурдан иде. Ул вакытта ук минем күңелемә Зөфәр җитди, киләчәге өметле җитәкче-белгеч булып уелып калды. Озакламый миңа авыл хуҗалыгы тармагын калдырырга туры килде. Шулай да аның хезмәт юлын мин гел күзәтеп тордым, ирешкән уңышларына дусларча сөендем. Бигрәк тә Әлмәт районының Кәләй авылындагы "Кичү" совхозында директор булып эшли башлагач, Зөфәр Шәйдуллин исеме якты йолдыз булып калыкты. Шундагы авылларны бер хуҗалыкка берләштереп, Татарстанда иң эре терлек симертү совхозы оештырды. Аңа шушы авылдан чыккан Советлар Союзы Герое Н.Токарликов исемен биреп, батыр якташларын Кәләй халкы күңеленә кабат кайтарды ул.
    Биредә эшли башлавының беренче елларында ук зур терлекчелек комплексы төзетте, малларны гел арттырып торды. Белеме буенча ветеринария табибы буларак, нәсел токымын булдыруга аерым игътибарын юнәлтте. Оренбург, Ульяновск, Уральск, Кострома якларыннан нәселле маллар җыйды, айршир токымындагы савым сыерлары өчен Кичү авылында микрокомплекс төзетте. Туксанынчы еллар башында хуҗалыктагы терлекләр саны 15 меңнән артып киткән иде инде.
    Зөфәр Шәйдуллин терлекчелек белән генә тукталып калмады, игенчелекне үстерүгә, халыкның яшәү-көнкүреш шартларын яхшыртуга да даими игътибар бирде. Ул эшли башлагач, совхозга караган барлык авылларның да йөзе үзгәрде: яңа өйләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, кибетләр, көнкүреш комбинаты, терлек абзарлары, ашлык амбарлары, янгын депосы, гаражлар салынды. Хәтта ипподром төзелә башлады. Мин боларны республика, ил матбугатында ул елларда дөнья күргән язмалардан укып кына түгел, үзем күреп тә беләм.
    Аның авыл хуҗалыгын үстерүдәге фидакарьлеге "Аеруча хезмәт күрсәткән өчен" медале, "Почет Билгесе", Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе орденнары, төрле дәрәҗәдәге һәм бихисап санлы бүләкләр белән билгеләнде. Ул республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә танылу тапкан билгеле шәхесләрнең берсе булды.
    Әмма ачы язмыш Зөфәр Газизовичка барлык уй-хыялларын да тормышка ашырып бетерергә насыйп итмәде. 59 яше туларга бер ай кала, 1991 елның 11 октябрендә, автомобиль һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булды.


    Алма агачынна ерак төшми


    Зөфәр Газиз улы турындагы югарыда бәян ителгән истәлекләрем күңелемдә ун айлар тирәсе элек, муниципаль район башлыгы итеп Азнакайга Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин билгеләнүен ишеткәч, яңарды. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда шәһәр, район халкы башлыкларның еш алышынып торуыннан гаҗиз булды. Таныш-белешләремне дә яңа "глава"ның кем булуы, эшлекле сыйфатлары кызыксындыра, тынгылык бирми икән. Шул вакытта мин аларга күпмедер дәрәҗәдә алдан күрүче - оракул ролен үти, "Ата улы хата булмас!" дип, аның әтисе кылган гамәлләрне сөйли идем. Сүзләрем рас килде. Марсель Шәйдуллин эшчәнлегенең шушы кыска гына өлешендә дә шәһәрдә һәм районда ирешелгән уңай үзгәрешләр һәрберебезнең күз алдында. Шуңа күрә аларны санап торуның кирәге дә юктыр, дип саныйм. Әмма, кайчандыр авыл хуҗалыгы белгече һәм җитәкче буларак, агросәнәгать өлкәсендәге алгарышларны билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Район башлыгының армый-талмый эзләнүе, эшне дөрес оештыруы, кадрлар мәсьәләсен төптән уйлап хәл итүе нәтиҗәсендә (ә мин моны инанып әйтәм) тулар-тулмас бер ел эчендә терлекләрнең баш санын арттыру, сыерлардан югары продукция алу, игенчелек буенча республикада алдынгылар рәтенә чыктык. Мондый сокландыргыч күренешнең күптән күзәтелгәне юк иде инде.
    Марсель Шәйдуллинның оста җитәкче, кешелекле булуына мин бер дә гаҗәпләнмим. Чөнки әтисе дә аның шундый иде. Ул - аның дәвамчысы. Зөфәр Шәйдуллинның якты истәлегенә багышлап чыгарылган "Еллар аша кайтты исемең" җыентыгына кергән әңгәмәсендә үзенең һөнәр сайлавы турында ул болай дип сөйли: "Әти директор малайлары итеп үстермәде безне. Башкалар ничек, безне дә шулай яшәтте. Мәктәптә гел бишлегә укыдым. Мине басуга алып чыгасы көнне мәктәптән кайтканымны өйдә көтеп тора. Үзе белән басу гизәргә алганда әти миннән беркайчан да дәресләреңне карадыңмы, дип сорамады. Ышана һәм белә иде минем һәр эшне җиренә җиткереп башкарганымны. Үзе шуңа өйрәтте. Унынчыны тәмамлагач: - Кая, ветеринарныйга барасыңмы? - дип кенә сорады. Җавабым әзер иде: - Әйе! - дидем. Институтка да җиңел кердем. Укый башлагач, мондый белем белән нишләп ветеринария институтында йөрисең, диючеләр дә табылды. "Әти һөнәре китерде", - дия идем горурлык белән андыйларга. Әмма вузда укыган чорда әтием - киңәшчем, төп терәгем, һәлак булды".
    Институтны тәмамлаганнан соң хезмәт юлын бер совхозда баш ветеринария табибы булып башлый Марсель. Күп тә үтми, артта сөйрәлүче бер совхозга үз теләге буенча директор итеп билгеләнә. Ел ярымнан (2001) совхоз бөртекле ашлык үстерүдә Әлмәт районы хуҗалыклары арасында иң яхшылар рәтенә баса. Директоры "Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы җитәкче" номинациясендә җиңеп чыга. Шулай итеп, яңача эшләү, яңача җитәкчелек итү серләренә төшенгән җир хуҗасына, район язмышын иңнәрендә күтәрергә сәләтле азамат иргә әверелә ул.
    Язмамның сөземтәсе итеп әйтәсе килгән сүзем шул - легендар җир улының дәвамчысы безнең муниципаль район башлыгы булу - азнакайлыларның зур бәхете ул!


    Самат МИРСӘЕТОВ, хезмәт ветераны



    РЕДАКЦИЯДӘН. Зөфәр Шәйдуллинның фидакарь хезмәтен газетада яктыртуыбызны үтенеп безгә аны белгән берничә ветеран мөрәҗәгать итте. Самат ага Мирсәетовның әлеге язмасы аларның соравына җавап булыр, дип уйлыйбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: