Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов Азнакай районының милли традицияләрне саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Азнакай районы — милли традицияләребезне кадерләп саклап яши торган, башкаларга үрнәк булырдай район. Биредә тупланган тәҗрибә башкалар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Бу — бер көндә генә башкарыла торган эш түгел, ә сезнең яшәү рәвеше. Милли үзенчәлекләрне саклап, киләчәктә дә үстерүегезне телим,
— диде ул.
Марат Әхмәтов районда тупланган тәҗрибәнең нефть төбәге районнары гына түгел, башка муниципалитетлар өчен дә үрнәк булуын ассызыклады.
Нет комментариев