«Маяк«ны көтеп алалар!
ЯЗЫЛУ

«Маяк«ны көтеп алалар!

«Маяк» газетасына язылу дәвам итә, әбүнәчеләр арасында бүләкләр уйнату да туктамый.

Бу атнада газетабызның тугры укучысы Әнвәр Сафиуллин бүләк отты! Әнвәр абый — күпкырлы, тормышны яратып яшәүче кеше. Ул оста баянчы, актив спортчы. Озак еллар «Ремсервис-Транспорт» оешмасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан.«Маяк» — аның өчен район яңалыкларын белеп тору чыганагы гына түгел, күңеленә якын булган хатирәләрне яңарту мөмкинлеге дә.

Тарихи, хатирәләр белән бәйле язмалар күңелемә якын. Бигрәк тә сугыш чоры балаларының язмаларын, аларның истәлекләрен бирелеп укыйм. Почта бүлегенә якын яшибез, шуңа күрә хат ташучыны көтеп торган юк, газетаны тизрәк йөгереп барып алабыз,

 — ди Әнвәр абый.

Язылу кампаниясе тәмамланырга вакыт аз калып бара. Газетага язылыгыз, район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз, бәлки, чираттагы бүләк иясе нәкъ менә сез булырсыз?!

Реклама 16+


Нет комментариев