Азнакайда район башлыгы халыкны кабул итте: гозерләрнең берсе дә игътибарсыз калмады
ХАЛЫКНЫ КАБУЛ ИТҮ

Азнакайда район башлыгы халыкны кабул итте: гозерләрнең берсе дә игътибарсыз калмады

«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә муниципаль район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Айдар Шәмсетдинов халыкны кабул итте.

Азнакайлылар төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Алар арасында балаларны дәвалауда ярдәм күрсәтү, махсус хәрби операция ветераннарына булышу, торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты һәм көнкүрештәге башка проблемаларга кагылышлы сораулар бар иде. Аерым мөрәҗәгатьләр күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләргә кагылды.

Гозерләрнең берсе дә игътибарсыз калмады: күпчелек мәсьәләләр урында хәл ителде, өстәмә өйрәнү һәм чаралар күрүне таләп иткәннәре буенча җаваплы затларга конкрет йөкләмәләр бирелде.


Нет комментариев