26 ноябрьдә Азнакайда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Хөрмәтле кунакларны Азнакай шәhәре гимназиясе кабул итте.
Татарстан халыклары телләрен саклау комиссиясе укучыларның милли үзаңын формалаштыруның заманча алымнары һәм безнең педагогларның нәтиҗәле тәҗрибәсе белән якыннан танышты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов:
Мондый күчмә утырышлар — туган телебез, гореф-гадәтләребез һәм халкыбызның бай рухи мирасы яшәвенә зур өлеш кертә,
— диде.
Күчмә утырышта районыбыз мәктәпләреннән укучылар һәм укытучылар чыгыш ясады. Балалар комиссия әгъзаләрының игътибарын театральләштерелгән тамаша белән җәлеп иттеләр.
Мәктәптә төрледән-төрле күргәзмәләр оештырылан иде. Биология лабораториясе күргәзмәсе, робокөрәш һәм робоаркан тарту бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
Татар милли ризыкларыннан әзерләнгән өстәл чарага аеруча бер үзенчәлек биреп торды. Җеп эрләп, чигеп утырган апаларыбызны күрү— ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне искә төшерде.
Чарада тәрбия чаралары һәм проектлары аша балаларга туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү, буыннар бәйләнеше, Россиянең башка төбәкләрдәге татар иҗтимагый үзәкләре һәм мәктәпләре белән хезмәттәшлек тәкъдим ителде.
Әлеге чаралар балаларга туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуда мөһим роль уйный.
Нет комментариев