Милли традицияләрне саклау — киләчәккә мирас
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Милли традицияләрне саклау — киләчәккә мирас

Азнакайда Татарстан Республикасында татар телен һәм республикада яшәүче милләт вәкилләренең телләрен саклау, үстерү комиссиясенең күчмә утырышы Халыклар дуслыгы йортында узды.

Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов Азнакай районының милли традицияләрне саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде.


Азнакай районы — милли традицияләребезне кадерләп саклап яши торган, башкаларга үрнәк булырдай район. Биредә тупланган тәҗрибә башкалар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. Бу — бер көндә генә башкарыла торган эш түгел, ә сезнең яшәү рәвеше. Милли үзенчәлекләрне саклап, киләчәктә дә үстерүегезне телим,

 — диде ул.

Марат Әхмәтов районда тупланган тәҗрибәнең нефть төбәге районнары гына түгел, башка муниципалитетлар өчен дә үрнәк булуын ассызыклады.


Нет комментариев