«Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары Зәңгәр мәчеттә укучылар белән очраштылар
Гөлстан

«Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары Зәңгәр мәчеттә укучылар белән очраштылар

Зәңгәр мәчеткә йөрүче балалар шигырьләр сөйләделәр, милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне чагылдырган театраль күренешләр күрсәттеләр.

Имам-хатыйб Нәфис хәзрәт укучыларга туган телләрен, ата-бабаларыннан калган милли йола, гореф-гадәтләр, мирасыбызны онытмаска, аларны сакларга, киләчәк буыннарга да калдырырга өндәп чыгыш ясады. "Гөлстан"чылар шундый матур кичә әзерләгән өчен оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.


Нет комментариев