Район-шәһәр Мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан бик матур хөрмәтләү кичәсе булды
Әниләребезне район башлыгы Айдар Шәмсетдинов сәламләде. Ул әниләргә иң изге, бик матур тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ватаныбыз сагында торучы батыр уллар үстергән әниләребезгә аерым, олы рәхмәтләрен әйтте.
Бәйрәм чарасында татар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың да катнашуы нур өстенә нур булды. Бәйрәм районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистларның концерт номерлары, әниләребез турында иң матур сүзләр белән үрелеп барды.
Тамаша залының көчле алкышларга күмелүе әниләребезнең күрсәтелгән хөрмәттән бик тә күңелләре булуы турында сөйли иде. Хөрмәтләү кичәсе әниләргә булган ихтирам һәм мәхәббәтнең якты чагылышы булды.
Нет комментариев